Дагыстанда кыргый этләр пенсионер хатынны талап үтергән. Тикшерү фаразы буенча, 25 мартта Буйнакскида яшәүче әби Шамхалов урамындагы христиан зираты территориясендә булган. Анда 76 яшьлек әбигә этләр өере һөҗүм иткән, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Туганнары әбине көндез үк эзли башлаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның сүзләренә караганда, әби өйдән чыкканнан соң өенә кайтмаган. Аның деменция белән интегүе әйтелә.
Пенсионер, бәлки, зират аша юлны кыскартырга теләгәндер яки үлгән туганнарын күрергә килгәндер. Ләкин анда аны ач этләр көтүе көтеп торган. Ул этләрдән качып котыла алмаган.
Хокук саклаучылар әбине эзләүне туганнары мөрәҗәгать иткәннән соң ук башлаган. Ләкин аны үле килеш тапканнар. Фаҗига турында төнлә билгеле булган.
Дагыстан Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, этләр күзәтүчесез булган. Урам этләренең төгәл саны әлегә билгеле түгел. Әби алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
«Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла», – дип сөйлиләр Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсендә.