Кинолог этләр ташланганда нишләргә икәнен әйтте: «Кычкырырга, кул болгарга ярамый!»
Казан янындагы Самосырово бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызга эт көтүе ташланган коточкыч фаҗига һәркемне, ким дигәндә, үз куркынычсызлыгы турында уйланырга мәҗбүр итте. Этләр талап үтергән хатын-кыз, эшкә кадәр юлны кыскартырга уйлап, агрессив этләр яшәгән промбаза яныннан үтәргә уйлый. Яр Чаллыда да шулай ук сәнәгать зоналары бар. Анда кыргый эт көтүе яисә аерым йөри торган этне очратырга мөмкин. Кинолог Елена Горина этләр белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
«Эт табигатьтә ялгызы гына яши алмый. Шуңа күрә алар көтүгә җыелалар. Ләкин үз инстинктлары, традицияләре булган бүреләр кебек түгел. Шулай да кеше этләрне кулга ияләштергән. Кеше белән яшәгән этләр бар, шулай ук ярым кыргый, мәсәлән, дачаларда яшәгән этләр бар. Бу этләрнең барысы да, исән калыр өчен, көтүгә җыела. Аларның көчекләре туа, ягъни урамда – ярым кыргый, алар кешене белми. Әгәр бүре көтүендә кырыс иерархия булса – юлбашчы, аучылар һәм башкалар, этләрдә – кем көчлерәк, шул баш, – ди Елена Горина.
Аның сүзләренчә, эт кешене табыш итеп кабул итми. Ул бары тик ул яклый торган территориягә чит кеше килгән очракта гына һөҗүм итәчәк.
«Үз тәҗрибәмнән чыгып, этләр һөҗүме вакытында ничек эш итәргә кирәклеген сөйли алам. Миңа ял иткәндә этләр һөҗүм итте – өрә-өрә минем якка йөгерделәр. Ничек кенә куркыныч булмасын, мин туктадым, сынга әйләнгән кебек, бер урында катып калдым һәм күземне күккә төбәдем, аларга карарга кирәкми. Йөгерергә, кычкырырга, аларга таба таяк, кул болгарга, алар белән сөйләшергә, баллоннан сыеклык сиптерергә яки аларга аркаң белән борылырга ярамый. Аларга таба ярым борылып басарга кирәк. Куркуны җиңәргә һәм аларга сине иснәргә мөмкинлек бирергә кирәк, шулай итеп алар синең белән танышалар – син аларга зыян китерәсеңме, юкмы икәнен аңлыйлар. Мин үз гамәлләрем белән этләргә миннән бернинди зыян булмаячагын, аларның территориясенә дәгъва итмәвемне аңлатам. Эт көтүенең синең белән кызыксынуы сүнәчәк, алар акрынлап китә башлаячак. Кеше шуны ук эшләргә тиеш – акрын адымнар белән алардан икенче якка хәрәкәт итәргә кирәк, – диде кинолог. – Иң яхшы чара – ул тулысынча игътибарсыз калдыру».
Буш урында кешегә каршы этләр көтүе чаба икән, кискен хәрәкәтләрсез генә алар юлыннан китәргә кирәк. Әйтик, аларны күрше сукмактан әйләнеп үтәргә кирәк. Аның сүзләренчә, әгәр кулда сумкалар, пакетлар булса – яхшы, чөнки кеше моны физик яктан киртә буларак кабул итә. Сумкалар белән селтәнергә кирәкми, ә алар белән үзеңне сакларга кирәк.
Минем ирем этләрдән курка. Аңа ташландык урын аша эшкә барырга туры килә. Ул үзе белән ризык салынган пакет ала – теләсә нинди эт кыштырдаган пакет белән кызыксына. Үзең белән ипи, эт азыгы алу яхшы. Ризыкны акрын гына, сүзсез генә җиргә салып, үзеңә акрын гына читкә китәргә кирәк. Эт ризыкны иснәү һәм ашау өчен игътибарын читкә юнәлтер. Кулдан ашатырга кирәкми, – дип искә төшерде ул. – Тагын бер кызыклы момент бар: көтүдәге эт кешене башкалардан саклый ала. Ашауны күргәч, ул сезнең белән барачак, башкаларга сезнең үз кеше икәнегезне, аңа файдалы ресурс алып килүегезне күрсәтәчәк».
Елена билгеләп үткәнчә, балага «эт тешләячәк» дип әйтергә кирәкми. Без аның үзен ничек тотачагын белмибез, шуңа күрә аның белән аралашмаска, чапмаска, аны сыйпамаска, ә тыныч кына читкә китәргә кирәк, дип аңлатырга кирәклеген әйтте.
Исегезгә төшерәбез: Самосыровода яшәүче 48 яшьлек хатын-кызны 9 ноябрь иртәсендә бер көтү эт тешләгән. Бите тешләнеп беткән һәм аяклары булмаган хатын-кызның гәүдәсен шул ук көнне кичкә таба басуда тапканнар. Җинаять эше берьюлы 3 маддә буенча кузгатылган: РФ Җинаять кодексының «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» 238нче маддәсе, РФ Җинаять кодексының «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» 109нчы маддәсе, РФ Җинаять кодексының «Ваемсызлык» 293нче маддәсе. Үлгән хатынның ире һәм 14 яшьлек кызы калган. Массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук, хатын-кыз үлеме алдыннан 112 хезмәтенә шалтыраткан һәм ярдәм сораган, дип хәбәр ителә.
«Челнинские известия»дан Ольга Степанова язмасы тәрҗемә ителде