Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Этләргә салган кебек!" Мәктәптә балаларга изелеп-сыланып беткән макарон ашатканнармы?

"Этләргә салган кебек!" Мәктәптә балаларга изелеп-сыланып беткән макарон ашатканнармы?

news_top_970_100
"Этләргә салган кебек!" Мәктәптә балаларга изелеп-сыланып беткән макарон ашатканнармы?
Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсендәге идарәсе Юрга шәһәрендәге мәктәптә төшерелгән видеодагы хәлләрне ачыклый башлаган. Унынчы санлы мәктәп укучылары мәктәптәге төшке ашны видеога төшергән: балаларга макарон ашаталар, әмма ул макарон шул дәрәҗәдә пешеп изелеп беткән, аны хәтта ипигә сылап була. "60 сумны ниндидер юк-бар өчен түлибез. Этләргә салган кебек", - дип сөйли видеодагы бала тавышы. Видео varlamov.ru сайтында урнаштырылган. 

Уку йорты директоры Людмила Сахарова бу видеоны "балаларның, тәрбия җитмәү сәбәпле, уңышсыз шаяртуы" дип атаган. 

Тикшерүчеләр уку йортын инде ачыклаган. Якын арада мәктәп ашханәсе тикшереләчәк һәм балаларның мәктәптә агулану очраклары барланачак, диелә хәбәрдә. Хәзер тикшерүчеләр балаларны сораштыра.

Тикшерү нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк. 

"Хәзер төрле хезмәтләр белән тикшерүләр оештырабыз. Тикшерү комитеты эшли. Нәрсә диим инде - бу балаларның, тәрбия җитмәү сәбәпле, уңышсыз шаяруы. Бу нибары ризык калдыклары. Алар ризык белән шулай шаярткан. Ризык тиешле хәлдә бирелә, Роспотребнадзор, прокуратура аны даими тикшерә. Моны төшергән бала мәктәптә тукланмый, ул үзенчә туклана. Әйдәгез тынычланыйк", - дигән директор Людмила Сахарова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100