Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Этләр ни өчен койрык болгый?

Койрыгын күтәреп болгап, эт үзенең исен ныклап тарата.

news_top_970_100
Этләр ни өчен койрык болгый?
https://pixabay.com

Койрыгын болгаучы эт чыннан да сөенеп йөриме, әллә моның башка сәбәбе бармы? Фактлар сайтында шул хакта аңлатма бирелә.

Койрыгын болгаучы эт сурәтләнгән видеоны акрынайтып карасаң, койрыкның бер якка күбрәк чайкалуы күренә икән. Италия тикшеренүчеләре ачыклаганча, хуҗасы яки иптәшләре белән очрашканда койрыкны уң якка болгау уңай хисләрне белдерә. Койрыкны сул якка таба болгау куркыныч барын, тынычсызлыкны аңлата.

Бу аерымлык этнең баш миенең уң һәм сул як ярымшарының үзенчәлекләре белән аңлатыла. Этләр сөйләшә белмәсә дә, кәефен күрсәтә ала.

Эт койрыгының өске ягында, тамыры янындарак миләүшәсыман биз (миләүшә чәчәк формасында булганга шулай атала) бар. Бу биз бүлеп чыгара торган сыеклык бер төрдәге этләрне, шулай ук аерым этләрне танырга ярдәм итә.

Койрыгын күтәреп болгап, эт үзенең исен ныклап тарата, шулай итеп ул «диалог» башлый.

Агрессия яки һөҗүм итү вакытында эт койрыгын болгамый, ә өскә күтәреп куя.

Эт курыкса яки сак булса, ул койрыгын корсагына ныклап кысарга һәм үз исен яшерергә тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100