Этләр һәм песиләр кешегә нинди йогынты ясый?
Көн саен песи яки эт белән «аралашу» кешенең баш миенә яхшы йогынты ясый.
60 яшьтән соң кешенең баш миендә информацияне эшкәртү тизлеге кими. Мичиган университеты галимнәре ачыклаганча, йорт хайваннары белән яшәүче кешеләрдә бу процесс акрыная. «Челнинские известия» шул хакта яза.
Тикшеренүчеләр ачыклаганча, озак вакыт дәвамында көн саен песи яки эт белән «аралашу» кешенең баш миенә яхшы йогынты ясый, деменцияне профилактикалый.
Баш мие сәламәт булсын өчен дөрес тукланырга да кирәк, диелә хәбәрдә.