Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Этләр чирүе нәни кызның башыннан тиресен ертып төшергән, чәчләрен өзеп ташлаган

«Кызым канга баткан, басып тора. Башыннан тиресе асылынып төшкән. Чәчләре чүп мичкәләре янында ята, бөтен җирдә кан. Ул басып тора, еламый да», — ди әни кеше.

news_top_970_100
Этләр чирүе нәни кызның башыннан тиресен ертып төшергән, чәчләрен өзеп ташлаган
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә сукбай этләр арткан, халык аларның шәһәр үзәгендә йөрүенә гаҗәпләнми инде хәзер. Людмила исемле хатын тәрәзә күз сала һәм этләр баланы талап ятуын күрә. Ул идән юа торган швабра алып урамга йөгерә. Шулай итеп бишенче сыйныфта укучы Маринаны сукбай этләрдән көч-хәл белән коткарып калалар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Күрше хатыны Людмила чыкканда, Марина кычкыра да алмый, ятып кына тора инде, әйләнә-тирәсе канга баткан. Этләр баланың башыннан скальпын тартып диярлек алган, курткасын ерткалап бетергәннәр, аяк-кулларын талаганнар.

Әнисе сүзләренчә, Марина мәктәпкә дип чыгып киткән, аларның беренче дәресе булмаган. Баланың юлы чүплек яныннан уза. Менә шунда аңа сукбай этләр чирүе ташлана.

Күрше Людмила баланы коткара, аннары анасына шалтыратып әйтә. «Мин йөгереп чыктым. Кызым канга баткан, басып тора. Башыннан тиресе асылынып төшкән. Чәчләре чүп мичкәләре янында ята, бөтен җирдә кан. Ул басып тора, еламый да. „Әни мин туңам, басып тора алмыйм“, — ди. Аннары полиция, ашыгыч ярдәм килде», — ди Маринаның анасы Екатерина.

Маринага алты хирург өч сәгать операция ясый. Ул бик күп кан югалткан. Кашларыннан башлап башындагы бик зур тире кисәген кисеп алырга туры килгән. Аннары бу тирене эшкәртеп, кабат ябыштырганнар. Әгәр ул үсеп китсә, балага тире күчереп утыртасы булмый дип өметләнәләр.

Хәзер баланың гомере өчен табиблар көрәшә.

Маринаны тешләгән этләр чиплы булуы билгеле. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100