Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Этләр өчен матурлык салоны хуҗасы Алена Ковязина: «Этләргә дә маникюр ясыйбыз»

Матурлык салоннарына хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның йөрүләренә дә күнектек инде. Ишетмәдем, күрмәдем димәгез: йорт хайваннары да салоннарга йөри икән, ләбаса! «Татар-информ» хәбәрчесе грумер салонын тотучы Алена Ковязинаның йорк токымлы этенә прическа ясаганын күреп кайтты.

news_top_970_100
Этләр өчен матурлык салоны хуҗасы Алена Ковязина: «Этләргә дә маникюр ясыйбыз»
Абдул Фархан

Иң элек, груминг сүзе белән танышыйк. Әлеге термин безгә инглиз теленнән кергән һәм этләрнең йонын, тиресен, тырнакларын, колакларын, күзләрен карау дигәнне аңлата. Гади сүз белән әйткәндә, этләр өчен матурлык салоны бу. Алена янына хуҗалары этләрен генә түгел, песиләрен дә алып килә икән. Атларга да прическа ясаганы булган аның.

Салонга килеп керү белән үземне өйдә йөргән кебек хис иттем: түрдә йомшак диван, бер почмакта ванна, өстәлдә тәм-томнар тора… Дөрес, йорт хайваннары монда кеше статусын ала — клиентларга әйләнә. Рәхәтләнеп кенә ятасы: сине юындыралар, чистарталар, тырнакларыңны кисәләр, маникюр ясыйлар. Шәп бит, ә?! Бер генә минус — хайваннар сине тыңламаска мөмкин…

«Хайваннар да матурланырга ярата»

Өс киемнәрен салган арада Алена үзенең салоны, этләре турында таныштыра торды:

Казанда нибары биш-алты груминг салоны бар. Даими килеп йөри торган клиентларыбыз күп — ике мең чамасы.

Йорт хайваннарын кеше белән чагыштырып булмый, алар белән эшләү авыр. Тик утыр, мин сине матур итеп ясыйм, дип әйтүнең кайчак мәгънәсе булмый — кайсы тыңлый, ә кайсы тырнап алырга да күп сорамый. Шуңа күрә йорт хайваннары белән уртак тел таба белү мөһим.

Тора-бара алар бу процесска күнегә, исеңне сизә, таный башлый, «тиеш» дип кабул итә. Нәтиҗәдән дә канәгать булып калалар — тирә-ягыңдагылар сиңа сокланып карап торганны кем яратмас? Хайваннар да моны сизә, күрә һәм шуннан ләззәт алалар.

Хезмәт хакыгыз күпме?

Хезмәт хакы эшләгән урыныңнан тора. Яхшы салонда эшләүче тәҗрибәле грумер айга 50-60 мең сум акча ала.

Теләсә кем грумер була аламы?

Курслар үткәргәндә кешеләрдән кайдан килеп эләктегез дип кызыксынам, мәсәлән, хисапчылар, ветеринария табиблары, хәтта парикмахерлар күп килә. Сәбәбен «Кеше белән эшләп арыдык», — дип аңлаталар. Болай фикер йөртү — зур хата, чөнки йорт хайваннары салонга үзләре теләп килми бит, хуҗалар белән хезмәттәшлек итәргә туры килә.

Хайваннар белән эшләү сабырлык сорый. Тоттың да йонын тарый башладың түгел, иҗади фикерләвең, хайваннарны яратуың дә кирәк. Грумингта иң мөһиме — гигиена тапләпләрен үтәү. Хайваннар сау-сәламәт булырга тиеш.

Урам этләрен салоннарга йөртмиләр бит…

Әйе, алар табигый токымнан килеп чыккан этләр. Токымлы этләрнең йоннарын кисеп тормасаң, бертуктаусыз үсә. Аннары эт йөри алмас дәрәҗәгә килә. Ә ул токымлы этләр урамда калса, үлемгә дучар була. Кайбер песиләрнең дә йоннары озын булып үсә. Кайчак безгә йолкыш песиләрне алып киләләр, ул очракта йоннарын тулаем кырып атабыз.

«Этләргә дә маникюр ясыйбыз»

Этен алып килгән кешегә нинди хезмәт күрсәтә аласыз һәм ул күпме тора?

Бәяләр белгечнең тәҗрибәсеннән һәм токымнан тора. Гадәттә, йорт хайванын баштан юындырабыз, йонын кисәбез, соңыннан киптерәбез. Мәсәлән, танылган токым — йорк. Аны матурлау 1200 сумнан башлап, 2500 сумга кадәр. Йонын айга яки ике айга бер тапкыр кисеп торырга кирәк. Популяр токымнар арасыннан шпиц, пудель, бишон-фризе, чихуахуа, кокер-спаниель һ.б. атый алам.

Этләргә дә маникюр ясыйсызмы?

Ясыйбыз. Маникюр этләргә гигиена нормаларын саклау өчен кирәк. Эт тырнагын төрле төсләргә буяу әллә ничек кабул ителә. Тик минем шундый клиентларым бар, этләренә маникюр ясаттырырга ярата алар. Озон ванналары да киң таралган — йорт хайваннарының йоннары яхшыра, тәннәре сулый башлый.

Алена, сезгә байлар гына килә торгандыр?

Токымлы этләрне акчалы кешеләр генә тота да инде. Әйе, нигездә байлар килә. Андый этләрне карауның кыйммәткә чыгуын аңлагач, күпләр сатып җибәрәләр. Аны ашату, груминг, көнкүреш кирәк-яраклары өчен акча ярыйсы гына китә. Өстәвенә, ул авырып китеп, хастаханәгә ятарга туры килсә, бер айлык хезмәт хакыңны чыгарып салырга әзер булырга кирәк.

«Кәефем булмаса, этләрем килеп ялый»

Кайберәүләр йорт хайваннарын фатирда асрый. Песи яки эт булсынмы, аларның йоны коела, гел карап торырга кирәк. Моңа мөнәсәбәтегез нинди?

Фатирымда умыртка баганасы сынган бер эт бар. Бергә торуыбызга тугыз ел булды. Әле дә исемдә: клиникада эшләгәндә бер этне алып килделәр дә: «Без аны хәзер йоклатып үтерәбез», — диделәр. Эшкә барганда бер хатын аны урамда табып алган һәм кара пакетка салып алып килгән иде. Бер күрүем җитте — этне үземә алдым һәм аны рәтләргә керештек: юындырдык, йоннарын кистек, рентген ясаттык. Умыртка баганасы сынган, йөри алмаячак, диде табиблар.

Хәзер инде ул йөгерә һәм йөри ала, тугыз ел бәхетле тормышта яши. Ирем Рәис тә этләрне ярата. Фатирыбызда ике эт һәм бер песи бар, бик тату яшибез.

Йорт хайваннары безне шатландыра, бәхетле итә. Миңа ямансу булганда, этләрем мине ялый, күңелемне күтәрә. Алар хуҗаның кәефен сизә, кәефең төшенке икән, ярдәм итәргә тырышалар. Тормышымны этләрсез күз алдыма китерә алмыйм.

Йорт хайваннарының сезне тешләгәннәре булдымы?

Булмыйча. Эш вакытында төрле клиентлар килә: этнең баштан ук кәефе юк икән, тешләми калмаганы юк. Бу очракта этнең хуҗасы ярдәмгә килә, йә булмаса борынлык кидертәбез. Хайваннарның тешләвенә, тырнавына һәрвакыт әзер торырга кирәк. Җитди җәрәхәтләр алган очраклар булмады.

Өч-дүрт ел элек клиентлар этләрен алып килгәндә шаккатып кабул итә идек. Хәзер инде, күрәсез, токымлы этләр тотучылар артты.

Пандемия вакытында бар халык өендә утырды. Бизнесыгызга зыян килмәдеме?

Салонны ябып торырга туры килде. Бизнеска зыян килмәде дисәк тә була, чөнки пандемия вакытында аренда өчен түләмәдек. Ә салон ачылганнан соң чиратка йөздән артык кеше язылган, йоннары үсеп беткән иде хайваннарның. Өч атна буе тыгыз эшләдек, бер минут та буш тормадык. Даими клиентларыбыз булганга күрә эшлисе килеп тора.

Үземне иң яхшы мастер дип әйтә алмыйм, Казанда миннән кала да осталар бар. Мин салонны нульдән башладым, әзергә-бәзер килеп утырмадым. Кайчы, өстәл һ.б. җиһазларны заказга ясатабыз, алар йорт хайваннары өчен махсус эшләнә.

Груминг һөнәре кайчаннан популярлык казанды?

Россиядә ул ун еллап элек танылу алды. Элек грумерлар гына бар, салоннар таралмаган иде. Токымлы этләр тотучылар да бик юк иде. Аннан соң матур-матур этләрне өйдә тоту модага кереп китте.

«Груминг академиясе ачарга хыялланам»

Әңгәмәбезнең ахырында Алена этен тәмам матурлап бетергән иде инде. Йорк токымлы эт курчак кебек булды, керфекләрен җелт-җелт йомып карап утыра бирде. «Без аның белән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап кайттык», — дип мактады этен Алена. Эт тә хуҗасының нәрсә әйткәнен аңлаган кебек тоелды, горур башын күтәреп әле миңа, әле хуҗасына карап алды.

«Бәйгеләрдә катнашырга барганда дулкынлануны басар өчен, үз-үземә: „Минем катнашканымны күреп, алар дулкынлансын!“ — дип әйтәм. Һәм бу миңа вазгыятьне башкача кабул итәргә ярдәм итә. Шулай Россия чемпионатында беренчелекне яулап алып кайттым», — дип өстәде салон хуҗасы.

Аленаның югалып кала торганнардан түгел икәне яхшы аңлашылды: салон диварында дипломнар, сыннар тезелеп киткән. Алай гына да түгел, героебыз «Пятница» каналының «Хәзер мин — босс» тапшыруында да катнашуын әйтте.

Ахырдан грумерларга онлайн курслар уздыру турында да сорадым, ул моны хуплап бетермәвен әйтте: «Бу өлкәдә бер дә тәҗрибәсе булмаган кешеләрне онлайн рәвештә генә кайчыны кулда тотарга өйрәтеп булмый. Укучыларным өчен җаваплылык тоям», — диде. Аленаның киләчәктә Казанда грумерлар академиясен ачарга хыялы да бар икән.


Алена Ковязина — тумышы белән Лениногорскидан. Балачактан ук йорт хайваннары белән эшләргә хыяллана. Казандагы ветеринария университетын тәмамлаган. Табиб ярдәмчесе булып эшләп чыныкканнан соң, ике ел баш табиб булып хезмәт куя.

Грумер булу өчен ул Мәскәүдә курсларга йөри, шуннан соң үз эшен башлап җибәрә: этләрне өендә кабул итә, соңыннан арендага бүлмә алып, салонын ача. Груминг белән сигез ел шөгыльләнә. Кияүдә, ире Рәис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100