Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Этләр белән уйныйлар иде». Сварка баллоны шартлагач, ике бала пешкән, берсе үлгән

Айнур белән Байрас гаражлар янына көчекләр ашатырга йөри торган булган.

news_top_970_100
«Этләр белән уйныйлар иде». Сварка баллоны шартлагач, ике бала пешкән, берсе үлгән

17 августта Башкортстанның Акъяр авылында гаражлар янында эретеп ябыштыра торган сварканың баллоны шартлаган. Аның эчендә карбид булган. Шуннан соң 6 һәм 7 яшьлек ике малай имгәнгән. Алар пешкән. Бер атнадан балаларның берсе вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Республика прокуратурасы белешмәсе буенча, гараж торак йортлар һәм тулай торак янында урнашкан. Фаҗига булган көнне биредә янгын килеп чыккан. Аны сүндергәндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре металл савыт таба һәм аны корылмадан алып чыгып, урамда калдыра. Берникадәр вакыт узгач, бирегә ике малай килә, алар уйнаганда мичкәгә ут төртә. Шулай итеп аның эчендәге җиңел ут каба торган матдә яна. Балаларның тәненең 90 һәм 50 проценты пешә. 

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Тикшерү эшләре бара.

Прокуратура ачыклаганча, бу янгын рөхсәтсез төзелгән гаражлар территориясендә була. Җирле хакимият бу урынны контрольдә тотмый. Прокуратура әлеге хилафлыклырны бетерүне таләп итә.

Имгәнгән балаларның ата-анасы социаль челтәрләрдә язганча, аларның балалары гараж яныннан узып кына барган. Биредә алар көчекләрне ашаткан, шулар белән уйнаганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гаражда табылган сварка ясый торган карбидлы самоварны ераккарак алып китәргә тиеш иде, диләр. Алар баллонның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмавына инанмаган килеш, картон белән генә каплап киткәннәр, дип яза сабыйларның аналары. Өстәвенә, янгын урынын уратып та алмаганнар.

Әти-әнисе сүзләренчә, 6 яшьлек Айнурның тәненең 90 проценты, сулыш юллары пешкән. Аның тәне дүртенче дәрәҗәдә пешкән дип әйткәннәр. 21 августта баланы Акъяр район хастаханәсеннән Уфаның пешүләр үзәгенә илткәннәр. 23 августта бала үлгән.

7 яшьлек Байрасның тәненең 40 проценты 1, 2, 3 дәрәҗәдә пешкән. 18 августтан бирле ул Уфаның пешүләр үзәгендә ята, баланың хәле бик авыр.

Имгәнгән балаларның ата-аналары гаепле кешеләрне җәзага тартуны сорый. Аларның сүзләренчә, башкарма органнар бу фаҗигане бик ныклап яшерергә маташа, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100