news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Этләр белән үскән ишәк үзен эт дип хис итә башлаган — видео

Ишәк урамда йөрергә, туп белән уйнарга, диванда ятарга ярата.

news_top
Этләр белән үскән ишәк үзен эт дип хис итә башлаган — видео
https://pixabay.com

Англиядә бер гаиләдә яшәүче ишәк үзен эт дип белә. Аның хуҗалары шулай дип уйлый. Ишәк урамда йөрергә, туп белән уйнарга, диванда ятарга ярата. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Газета.ру» хәбәр итте.

Ишәккә өч ай булганда, аны анасы ташлый. Кай исемле бу ишәкне 64 яшьлек Джон Натолл тәрбиягә ала.

«Былтыр аны ана ишәк тудырды, ләкин ана баласыннан баш тартты», — ди ир-ат.

Шуннан соң ул ишәкне өйгә алып кайта, ашата, аякка бастыра. Джонның берничә эте дә бар. Ишәк шулар белән бергә үсә.

Джон сүзләренчә, Кай хәзер үзен эт дип саный. Ул ишәкнең сәерлегенә борчылмый, киресенчә, аларга кызык икән.

Мин юлдан барганда, ишәк янымнан эт кебек йөгереп бара, ди ул.

Натолл киләчәктә Кай фермадагы башка ишәкләр янында яши башлар дип уйлый. Аның фермасында 70 ишәк бар.

«Иң мөһиме — ул исән калды. Миңа аның гомерен саклап калырга кирәк иде», — ди Джон.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар