Мәҗлес өстәле артына кереп утырдык. Урыным бу юлы да җирле үзидарә рәисе Күпкәнский, хуҗалык җитәкчесенең урынбасарлары тирәсенәрәк туры килде. Каз ите җитештерү калхузы (заманча итеп «агроферма» диик инде) рәисенең хатыны туган бүген. Табынның муллыгыннан күзләр камаша, кайсы ризыкка карап сокланырга белмәссең. Мәсәлән, менә монысы – бар кешенең дә игътибарын үзенә тартып торган кабымлык – чак кына ялтырап, җиңелчә генә «тирләп» торган какланган каз. Җитмәсә, аның сәнгать әсәренә тиң итеп бизәлеп табынга бирелүен кара. Ул күкрәк итеннән лавр яфрагы рәвешендә юка гына итеп киселгән калҗалардан тора. Аңа карап кына торасы килә, аны бозарга берәүнең дә кулы бармас кебек тоела...
Мәҗлескә барган саен, минем әнә шулай табынның матурлыгына сокланып, ризыкларның кайсына кагылырга белмичә кыенсынып утыра торган бер сәер гадәтем бар. Чөнки этикет кагыйдәләрен белеп бетермим кебек. Балачак дустым белән булган бер вакыйга да искә төшеп куя, җитмәсә.
– Синең баш түбәңнең урта бер җирендә чәч үсми калган түгәрәк җир бар. Нилектән ул? – дип сораган идем мин классташым Җәмилдән. Ул, бер дә уңайсызланмыйча:
– Табында рөхсәтсез иткә үрелгән өчен, әти агач кашык белән суккан иде, – ди.
Дөресен әйтик, хәзер алай итеп кашык белән дә сугучы юк, шулай да...
...Менә мәҗлесне алып баручының кыска гына сүзе, әмере яңгырады:
– Җәмәгать, мәҗлесне башлыйбыз. Белгәнегезчә, бүген – җитәкчебезнең тормыш иптәше Гөлсемсылуның туган көне. Без аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, бәхетле матур тигез тормыш телибез!.. Әйдәгез, җитешегез...
Кунаклар, старттан кузгалган спортчылар сыман, ризыкларга ябырыла. Кем ничек булдыра ала! Күршем Күпкәнский дә, аз гына да кыенсынмыйча, теге «кояшлы» тәлинкәне кулына алып, әүвәл – хатынының, аннары үзенең тәлинкәсенә берничә калҗаны шудыртты, берсен авызына ук кабып җибәрде. Аннары какланган казны күршеләренә дә тәкъдим иткән хәрәкәт ясап, үзе тирәсенәрәк куйды. Берара кашык-чәнечке-пычак чеңгелдәгән, мышнаган тавышлар гына ишетелеп торды. Бераздан күршем:
– Син ни өчен мәҗлескә ашап киләсең? – ди.
– Юк, ашап килмәдем. Иртән чәй эчкән килеш кенә әле мин, – дим. – Этикет кагыйдәләрен белеп бетермим, шуңа башта бераз күзәтәм.
Ярар инде алайса, дип, мин дә чәнечкене ныграк кысып, күземне ачыбрак, табынга төбәлдем. Анда какланган каздан, елык-елык килеп, җемелдәп утырган кызыл, кара уылдыклы кабымлыклардан «җилләр искән» иде инде. Аның каравы, берәм-берәм кайнар ризыклар чыга башлады. Берничә кисәктән генә торган эре мал эчәге (хәзер ул да бәйрәм табынына менгән икән), чөгә һәм тагын берничә төр балык салып пешерелгән балык шулпасы (уха). Аларны баш-аяк «бәлеше» алыштырды. Телдә генә ул «бәлеш» дип йөртелә бу якларда, чынлыкта исә – казның эче-башы, канат-тәпиләре белән бәрәңгедән торган ризык. Берәүләр канат кимерә башлады, кемдер баш итен чокый, лабра Хәлил, җелеген суырып-сызгыртып, муен ите ашый. Мин эчәге уралган тәпине эләктердем.
Хәзер мәҗлесләрдә аракы эчүче юк бит. Биредә дә. Бәлки, шуңа да тост итеп әйтелгән котлау сүзләре «калхузчарак» килеп чыга: «кушылам»нан ерак китә алмыйлар. Табынның теге башында бер Архангельский гына (аны кушаматы белән атап йөртәләр, һөнәре буенча – кондитер) теш аралаш әрмән коньягын «сөзеп», кунакларның майга бата-чума баш, аяк кимергәнен көлемсерәп күзәтеп утыра.
Аннары үзе сүз ала:
– Гөлсемсылу – бик уңган, бик булган хатын-кыз. Менә табынны гына карагыз инде. «Галауа» хатыннарыннан калышмаска тырышып, 8-9 төрле кайнар ризык әзерләткән. 5есе дә җиткән булыр иде, кәнишне. Аннары «каз өмәсе» дисез. 3 ел элек үткәрдек без аны. 300 каз суйдык. Аларны чистартырга тирә-яктагы 7 авыл хатыннарын чакырырга туры килде. 150 көянтәгә заказ бирдек. Казлары булгач, аларны чишмә буена алып төшәргә кызлары да кирәк иде инде, әлбәттә, милли киемнәре дә. Гөлсемсылу бик тырышты. Кайлардан кемнәр генә килмәде... Мин казларны тозлаучы, каклаучы, саклаучы һәм хисапчы буларак беләм: теге 300 казның 70е складка кермәде. Кайсын – бүләк итеп, кайсын... Ярар, монысы ни… Хуҗабикәбезгә озын гомер, иң изге теләкләр...
Тәнәфескә чыктык. Борынга таныш төтен исе килеп бәрелде. Алга таба учак ягып пешерелгән шашлык, «торба» (ул торба эченә урнаштырылган махсус савытта төрле яшелчәләр белән бергә сарык итеннән әзерләнә) ише ризыклар була икән. Болары – чәй күчтәнәчләренә чаклы. Шуңа күрә һәркем хәрәкәтләнергә тырыша. «Чума үрдәк, чума каз» көенә биибез, сикерәбез... Чөнки...
Шулай да мин бер әйберне төшенеп бетә алмыйм: этикет кагыйдәләре үзгәрми торган бер принципка нигезләнәме, әллә мәҗлеснең төренә карап, кунаклар көенә яраклаштырып, аны үзгәртеп тә буламы?..