news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эт үз хуҗасының биш яшьлек кызын талап үтергән

Фаҗига Калининград өлкәсе Рощино бистәсендә була.

news_top
Эт үз хуҗасының биш яшьлек кызын талап үтергән

15 сентябрьдә биш яшьлек кызны эт талап үтерүе турында полициягә хәбәр итәләр. Вакыйга булган урынга тикшерү төркеме юнәлә. Кызның тәнендә эт тешләгән эзләр була. 

Хайванны кызның әтисе ике атна элек алган. "Саксызлык аркасында кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепле дип табылган кешене ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәзер экспертиза фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклый.

Бу хакта Калининград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Наталья Гацкога сылтама белән РИА НОВОСТИ хәбәр итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар