Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт тормышы (Кәрим Кара)

Соңгы араларда миңа еш кына үз эшләрем белән район үзәгенә барырга туры килде. Авыл безнең зур юллардан читтә урнашкан, пассажирлар азлыгына сылтап, автобус маршрутын да ябып куйдылар. Шуңа күрә бар өмет үткән-сүткән машиналарда.

news_top_970_100

Һәр иртән кыршалып беткән портфелемне йөкләп (ә миңа кәгазь эшләре белән йөрергә туры килде), юл чатына чыгып баса идем. Кар-буран да киртә була алмады сәфәрләремә, чөнки вакыт кысалары бик тә аз иде. Менә шулай узгынчы машиналарга кул күтәреп, Ходайдан миһербанлы бәндәләр җибәрүен сорап басып торганда мин бер үзенчәлекле хәлгә игътибар иттем. Кышкы кояш шактый күтәрелгәч, юлда зур булмаган ялбыр эт пәйда була. Тирә-ягына каранмый, башын аска иеп, эшлекле кыяфәттә олы юлга таба чабып үтә бу. Нишләптер шул ук этнең кирегә таба чабып барганын шәйләп алдым мин. Нәрсә була соң бу? Нигә уңга-сулга чаба бу кыяфәтсез нәрсә? Безнең тирәдә авыллар еш урнашкан, өч-дүрт чакрым саен авыл: Кырлангы, Любимовка, Тонширма, Наратлык... Санап кына бетмәле түгел. Бу эт малае тәгаен шул авылларның берәрсеннән булса кирәк. Нигә бәйдә түгел ул, кая ашкынып чаба болай? Форсат чыкканда мин әлеге этне күзәттем, аның турыда баш ваттым. Кесәмә колбаса кисәге салып, моны әүрәтергә дә тырышып карадым. Әмма ул җәтмәгә эләкмәде. Башын борып, гаҗәпләнгәндәй карап куйды да минем беркатлылыгыма, тагын үз юлын дәвам итте. Минем тынгысыз көннәремә бер төрле ямь өстәде бу эт, борчылуларымны таратты. Бәлки, шул килеш онытылыр иде бу көчек белән юлдаш булулар. Әмма көтелмәгән очрашу ачыклык кертте серле вакыйгага.

Кыш көннәрендә юл йөрүләр җайлы автобусларга утырып йөрсәң дә мәшәкатьле. Ә минем хәлем тагын да мөшкелрәк иде. Ярты юлны асфальттан җилдерәм дә, читкә каерылып авыл юлына кереп китәргә кирәк. Теләсә ничек кайтып җит, анысы синең кайгың.

Бердәнбер көнне оешмадан оешмага йөреп соңгарак калынды. Кышкы көннең озынлыгы бер саплам җептән кыскарак. Мин аермада төшеп калганда эңгер-меңгер төшкән иде инде. Салкыннан дер-дер калтырап торганда, тартмалы УАЗ килеп туктады.

Үрмәлә кузовка! – дип авызындагы тәмәкесен аркылы чәйнәде бөдрә чәчле шофер. - Кабинада урын юк ...

Мин монысына да шатланып ризалаштым. Нинди халәттә булса да, өйгә якынаям ич. Әмма алданрак шатланганмын. Ыжгыр җил минем үзәгемә үтеп керде, әтәч тиресеннән тегелгән ботинкаларда аякларым берни сизмәс булды, күзләремнән туктамый яшь акты. ”Шул тартмада боз булып катам икән“, – дигән уй бораулады миемне. Мин бар ихтыяр көчемне туплап түзәргә тырыштым. Ниндидер авылга кергәч, түзмәдем, кабинаны кактым.

Ну үзең кара, абзый, – диде шофер. - Башка машина булмаячак бу юлда иртәнгә кадәр ...

Көлтә төсле юл читендәге карда аунап калдым мин. Аяк-куллар тәмам тыңлашмый башлаганнар иде инде. Ничек итсә итеп торып баса алдым, титаклап кырыйдагы беренче өйгә юл тоттым. Бар теләгем боз булып туңган гәүдәмне җылы бүлмәгә җиткерү иде.

Авыл халкының күбесе тавыклар белән бергә йокларга ята. Тимер капкасына өрлеккә тиң арата сала да тормыш белән бәйләнешне иртәнгә кадәр өзә. Туп атып та уята алмыйсың инде аны. Минем бәхеттән, төбәп барган капкам бикләнмәгән иде. Ниндидер эт һау-һаулап каршыма йөгерегә уйлаган иде, шул тирәдә булашкан олы гына яшьләрдәге хатын:

Актырнак, на место! - дип тегене оясына йомылырга мәҗбүр итте. Хатын миңа якынаеп, сынап карады.

Кем дип белик, безнең як кешесе түгелсең шикелле, - диде суза төшеп. Минем озын-озак сөйләшерлек рәт калмаган иде.

Юлчы мин, апа, нык өшедем, – дидем туңган иреннәремне кыеш-мыеш китереп.

Теге шундук хәлемне аңлап алды.

Ай, Алла, нишләп монда торабыз соң әле! Әйдә, өйгә рәхим ит, җылы мичкә аркаңны терә. Әйдә, әйдә , – дип мине үтәргә кыстады. Ялынтып торыр чак түгел иде, мин каткан ботинкаларымны шак-шак бәргәләп алга атладым.

Әйтсәң дә, өй эретеп җибәрерлек җылы иде. Бүлмәне рәтләп карарга да өлгермәдем мин, тизрәк аркамны галанка мичкә терәдем. Ах ул мичнең кайнарлыгы! Бар булмышым рәхәтлеккә тиенде, оҗмахка тиң иде бу авыл өе. Хуҗабикә ашыгып йөреп, чәй өстәле әзерләде.

Менә кура җиләге кайнатмасы белән кайнар чәй эчеп җибәр әле, эчеңә җылы керер, - дип табынга кыстады ул мине. Бу изге хатынга рәхмәтләр укый-укый, мин өстәл артына тартылдым. Икенче чынаякның төбенә төшкәндә, маңгаема тирләр бәреп чыкты. Инде яшиселәр килә башлады. Шулай да мичкә якынрак елыштым мин, ничек кайтып җитәргә дип баш ватарга тотындым.

Хуҗабикә өстәлдән икмәк сыныкларын җыештырып, аш бүлмәсеннән ниләрдер өстәп, этенә ризык хәстәрләде шикелле. Фуфайкасын ябынып ишеккә йомылды. Минем тәмәкегә әвәслегем бар, һаман котыла алмыйм шул зәхмәттән. Тартырга ниятләп мин дә өй ишеген ачтым. Чолан тактасы аша хуҗабикәнең кем беләндер сөйләшүе колакка салынды.

Кил әйдә, тамагыңны туйдырып ал. Ашыкма шул чаклы, беркем дә алдыңнан тартып алмас. Я, хуҗаң нихәлдә анда? Бәхетледер инде яшь хатыны белән. Шуның тирәсендә әтәчләнәдер. Сине ашаткан кеше дә юктыр әле, мескенкәем. Әллә кайгыга калганмы хуҗаң, чыгып сиңа зарланмыймы? Ике ут арасында яна торгандыр әле. Син әйт аңа, кайтыйк диген, чабуыннан сөйрәп алып кайт. Аннан башка авыр миңа, Актырнак, белсәң иде... Ярый, түзәбез әле без, шулаймы? Син дә чапма ике арада аякларыңны талдырып. Башы булса, үзе кайтыр тып итеп. Кара, бөтенләй как сөяккә калгансың бит ...

Мин үземнең барлыгымны белгертергә теләп тамак кыргаладым да тышка атладым. Чүгәләп утырган хатынның алдына башын салган да Актырнагы туктамый койрыгын болгый, вакыт-вакыт ишетелер-ишетелмәс чинап куя. Аңлыйм мин сине, янәсе, диме? Мин чыккач, эт тайшанып читкә тартылды. Мин чак кычкырып җибәрмәдем: бу бит минем иске таныш, юл буенда чапкан ялбыр көчек!

Хатын миннән уңайсызланып калгандай булды, башын иеп өйгә үтте, теге эт малае да оясына кереп посты. Мин йолдызлар сибелгән караңгы күккә карап тәмәке пошкыттым. Ни булса да сорыйм әле бу этнең тарихын, дип үз-үземне ныгытып куйдым.

Соравымны ишеткәч, хуҗабикә бер мәлгә икеләнеп калгандай булды, аш ягына чыгып, савыт-сабаларын шалтыратырга тотынды. Көттереп кенә әйтеп куйды:

Безнең Актырнакны күргәнсез инде сез. Һич тыеп туктатып булмый. Бер көн монда куна, икенче көн иремне эзләп күрше авылга китә. Ирем картайган көнендә акылыннан ычкынды, карт тәре. Күрше авылдагы бер яшь бичәгә ияләшеп, шуңа йортка керде. Башта үпекәй дә чүпекәй яшиләр иде, хәзер аралары тәмам бозылган, ахрысы. Шулай дип ишеттерделәр. Кемгә кирәк инде ул холыксыз миннән башка? Һаман шәпләнгән була, кире кайтырга ояла торгандыр. Тотып чыбыкларга кешесе юк, имансызны. Ә Актырнак аңламый аның ташлап киткәнен, һаман эзләп бара, һаман кайтуын өмет итә...

Бу җылы өйдән һич тә чыгып китәсем килми иде минем. Төнгә каршы кая барам? Берәр машиналы кешене ялласам гына инде такси хакы түләп. Шулай икеләнеп утырганда, хуҗабикә арага керде.

Безнең күрше ул якларга печәнгә йөри, әзер тюклар сатып алып кайталар сораганнарга. Бүген барамы икән, шалтыратып белешим әле, – дип өстәлдәге телефон аппаратын әйләндергәләргә тотынды. Ходайның рәхмәте, бик вакытлы белешкәнбез икән, теге егет юлга җыенып ята, имеш. Күп-күп рәхмәтләр әйтеп, мин бу изге күңелле хуҗабикә белән хушлаштым. Тәкъдим иткән акчадан ул баш тартты.

Берничә көннән мин тагын юл чатында идем. Билгеле вакытта Актырнакның чабып килүе күренде.

Актырнак! – дип аваз салдым мин якын танышыма. Ул мине төсмерләгәндәй булды шикелле, бер мизгелгә тукталып калды. Тагын башын аска иеп, юлын дәвам итте. Ниләр уйлап чакрымнар үтә икән бу эт малае? Адәм балаларының үз-үзләрен эт тормышына дучар итүләренә аптырый торгандыр, мөгаен ...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100