Эт талап үтергән яшь егетнең баласы туарга тиеш булган
Мәскәү янында эт талап үтергән егет узып баручыга ярдәмгә килгән булган.
Җырчы Юрий Лоза бу егет белән таныш булуын, аның йөргән кызы бала көтүен сөйләгән. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, ул таныш булмаган кешегә ярдәмгә килгән һәм геройларча һәлак булган.
Моңа кадәр, Мәскәү янындагы Курсаково бистәсендә этләр өзгәләп бетергән егет мәетен тапканнар, дип язган идек. Тикшерү комитеты вәкиле белдергәнчә, хастаханәгә этләр талаган 24 яшьлек кызны китергәннәр. Ул авыр хәлдә.