Удмуртиядә эт, өреп, хуҗаларын уяткан һәм аларны үлемнән коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.
Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, гаилә йоклар алдыннан буржуйка-мичкә яккан.
«Йорт җылынгач, алар йокларга яткан, ләкин эт, өреп, барысын да уяткан. Шулай итеп Василиса исемле француз бульдогы хуҗаларына бәла турында хәбәр иткән. Урамга йөгереп чыккач, алар түбәләренең януын күргән», – дип хәбәр итә ведомство.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән, ул 40 квадрат метр мәйданда булган. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын төтен торбасының дөрес урнаштырылмавы аркасында чыккан, диелә хәбәрдә.