Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт каргышы (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Авылда бөтен тормыш кеше күз алдында, сине һәр ярыктан дүрткүзләп күзәтеп торалар, беркемнән берни яшерер хәлең юк. Һәрхәлдә, яшерсәң дә, озакка түгел, серең шундук тишелеп чыга.

Менә бу гаилә турында да, авылдашларына бар да билгеле. Кадрия белән Илсур теләп өйләнеште. Яхшы пар килеп чыкты – икесенең дә килеш-килбәтләре тел-теш тидерерлек түгел, икесе дә эшкә нык. Һәрвакыт тәртиптә булган өйләренә, каралты-кураларына күз төшерү дә җитә – барысы да аңлашыла. Элек бу ихатаны кара кура баскан иде, Илсур белән Кадрия гөлбакча ясадылар – хәзер җәй буе берсен-берсе алмаштырып әллә ничә төрле гөл шау чәчәктә утыра.

Яшь килен авылдашларына да бик ачык йөзле, ягымлы булды. Авылда Кадриянең бер сыйфатын бик хөрмәт итәләр – ул беркайчан да гайбәт сатмады, кеше сөйләмәде. Ә ире Илсур сүзгә саранрак, сөйләшергә яратмый. Әмма аз сүзле кешеләр дә төрле була. Берсе эндәшми, әмма усал түгеллеге әллә каян күренеп тора, бары тик күп сөйләшергә яратмый торган кеше генә. Әмма Илсур усалрак, вакыты-вакыты белән хәтта каты бәгырьле дә иде. Бу аның балачагыннан ук шулай: бабасы да, әтисе дә нәкъ шундыйлар иде, Илсурны да шулай тәрбияләгәннәр. Әмма аның кырыслыгы, катылыгы хатынына авырлык китерми, чөнки Илсур йорттагы бөтен авыр эшенә үзе эшли, хатынына эшләтми. Юмартлыгы да бар ирнең, кирәк әйбер булса шәһәргә бара, бер дә саранланып тормый, барысын да төяп кайта. Тагын бер искиткеч уңай ягы бар Илсурның: ул бервакытта да эчкән кешеләр янында йөрми. Башта авылдагы салырга яратучы ир-атлар аны чакырып караган иде, әмма файдасыз булуын белгәч, кул гына селтәделәр.

Кадриягә дә тырнак белән дә чирткәне булмады ирнең. Шуңа күрә кайбер хатын-кызлар Кадриядән чын-чынлап көнләшә иде. Кадрия «үзегезгә суктырып тормагыз!» дип киңәш бирергә тырышып караган иде, әмма тегеләре аның сүзләрен җитди кабул итмәде. Кадриягә ире белән бәхет елмайган дип кенә әйттеләр. Ә зәһәр теллеләре көнләшүләренә чыдый алмыйча, Кадриягә дә кара көннәр юрый иде. Янәсе, сугылмыйча-кыйналмыйча күпме генә яшәр икән, бәлки ир йодрыгыннан печән сәндерәсенә чыгып качар көннәре алдадыр әле дип, үзләрен «тынычландырырга» тырышалар иде. Әмма Кадрия бу сүзләрдән өстен булды, аларның бу сүзләренә күтәрелеп бер сүз дә әйтмәде. Ирләренә үзләренә аяк сөрттерергә риза булып яшәгән бу хатыннарны жәлли иде Кадрия.

Ләкин беркемнең дә казаны буш булмыйдыр инде ул. Бу гаиләнең дә бер китек ягы бар: инде дүрт ел бергә яшиләр, ә балалары юк. Икесенең дә сәламәтлеге яхшы, ләкин һаман да бала алып кайта алмыйлар.

Берсендә күршедәге Кифая әби эт баласы алырга сорады. Эте Актүш сигез көчек китергән икән. Җиде көчекне кешеләргә биреп бетергән, менә берсе генә калган булып чыкты. Зәгыйфь кенә, әмма бик сөйкемле эт баласы иде ул.

«Кадриякәем, алыгыз әле. Ашатырсыз, тәрбияләрсез, ихатагызга да күз-колак булыр», – дип юмалады күрше карчыгы.

Көчекне шундук алырга риза булган Кадрия ире риза булмас дип уйлаган иде. Әмма ни гаҗәп – ризалашты Илсур. Менә шулай Актәпиләре барлыкка килде аларны. Кадрия дә, Илсур да көчекне бик яратты, аңа игътибарларын жәлләмәделәр. Илсур Актәпине кайбер командаларга да өйрәтте, тышта яңгыр яуганда өйалдына да кертеп торды. Ә Актәпи бераз үсә төшкәч, аңа зур гына оя ясады. Этне ояда яшәргә дә өйрәтә башлады.

Озак та үтмәде, аларны күчтәнәч көтеп тора иде. Башта Кадрия, аннан Илсур да Актәпинең буаз икәнен аңлады. Менә шул вакытта Илсур үзенең бөтен асылын күрсәтте инде: Актәпигә ачуы чыкты аның. Дөресрәге этне күралмый башлады. Чылбырга бәйләп куйды.

«Ишегалдыннан чыгып китсәң, мәңге кире кертмим, бел аны!» – диде эткә.

Актәпи оясында дүрт көчек китерде. Төнлә тудырды ул балаларын. Ир дә, хатын да берни ишетмәде. Иртән, Актәпигә су салганда гына Илсур Актәпинең үзе генә булмавын күреп алды. Өенә дә сөмсере коелып килеп керде.

«Актәпи эт питомнигы ясаган әле монда. Төнлә дүрт көчек тудырган», – диде Кадриягә.

«Шулаймыни! – дип сөенде Кадрия. – Кара син аны, тавыш-тыны да чыкмады. Карап керим әле», – диде.

«Бар, мин суда батырып үтергәнче карап кал», – диде ире.

Кадрия иренең бу сүзләренә ышанмады.

«Ничек инде батырып? Шул нәни көчекләрнеме? Ә Актәпи турында уйладыңмы син? Көчекләрен батырганны ничек карап торачак ул? Эт тә җан иясе, ул аның балалары бит... Бәлки авылда берәрсенә эт кирәктер, сорарга кирәк...» – диде Кадрия, кәефе төшеп.

Әмма Илсур ишегалдына чыкты. Кадрия дә ире артыннан иярде. Илсур мичкәгә су тутыра башлады, коедан биш чиләк су алып килеп салды. Кадрия эт оясы янына чүгәләп утырды да, Актәпигә карады, аңа дүрт көчеге сыенган... Ә Кадриянең күзеннән ирексездән яшь ага. Ул кайберәүләрнең кирәкмәгән үрчемнән шулай котылуларын ишетеп белә иде анысы. Әмма үзенең бер вакытта да мондый вәхшилекне күргәне булмады.

Иренең холкын белгәнгә күрә, аны туктатып булмасын аңлады ул. Өйгә кереп китте. Иренең шушы нәниләрне җәзалаганын ишетмәс-күрмәс өчен бөтен тәрәзәләрне, ишекләрне ябып бетерде.

...Бераз вакыт үткәч, Илсур өйгә керде.

«Алар берни дә аңларга өлгерми калды. Күзләре дә ачылмаган иде әле. Бәрәңге бакчасы башына илтеп күмдем...» – диде берни булмагандай.

«Актәпи берни дә аңламадымы?» – дип кенә сорый алды Кадрия.

«Белмим, сорамадым. Анна гына сорыйсы калган иде шул. Төн ката себерелеп йөрмәсен иде. Мин аны оясына бикләп куйдым», – диде Илсур коры гына итеп.

«Ишетәсеңме, улый...» – диде Кадрия.

«Ярар, улар да туктар әле. Бәлки акылга утырыр, гуләйт итеп йөрүдән туктар», – диде Илсур.

Шул мизгелдә Кадриянең эчендә нидер өзелгән кебек булды. Юк, авылда эт-песи балаларын адым саен юкка чыгарып торалар инде. Бар кеше дә түгел анысы, әмма күпләр мәчеләрне, көчекләрне суга батырып үтерә. Нигә шулай кансыз рәвештә соң?

Ул көнне Кадрия ире белән сөйләшмәде диярлек. Илсур да сер бирмәде, мыгырданып кына алды.

«Бигрәк назлы инде үзең! Аларны ашатырга, артларыннан җыештырырга кирәк!» – диде ире.

Ә Актәпи яшь тулы күзләре белән озак йөрде әле. Эт күз яшьләре турында берәрсе әйтсә мәңге ышанмас иде мөгаен, ә монда үзе күреп тора бит. Кадрия нишләптер үзен гаепле тойды. Ул Актәпинең берничә мәртәбә бәрәңге бакчасы башына барганын күрде. Бер урынга барып утыра, селкенми утыра да утыра шунда. Шул вакытта Кадрия Актәпинең көчекләре күмелгән җирдә утыруын аңлады.

Актәпи әле тагын ике тапкыр көчекләр китерде. Әмма аны тагын шул ук хәл көтә иде: ачудан күзләрен кан баскан ире коедан су ала да, күзләре дә ачылмаган көчекләрне батырып үтерә. Ә Актәпинең үз җәзасы: атналар буе чылбырда утыра. Моңа ияләнә алмады Кадрия, иреннән читләшә башлады. Юк, Илсурдан аерылып китәргә уйламый, ләкин элек аларны берләштереп торган хисләр башка юк иде инде. Дөресрәге, бу бердәмлек көннән-көн кими генә барды.

Әмма Актәпи белән булган соң очрак Илсурны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Эт дүртенче тапкырга буаз иде. Корсагы асылынып төшкән, мескен Актәпи йөгерә дә алмый, як-якка янтаеп әкрен генә атлый. Корсагына караганда, бу юлы дүрт кенә көчек булмас ахры. Инде көз. Актәпи оясыннан да чыкмый – аңа салкын иде.

Әмма Актәпи туңарга өлгермәде. Иртән Илсур ау мылтыгын алды да, Актәпине ияртеп буа ярына китте. Бүген-иртәгә көчекләрне табарга торган бичара Актәпине атып үтерде ул шунда...

***

Әмма кайчандыр шушы Актәпине Кадрия белән Илсурга биргән, карт күршеләре бу вәхшилекнең ирексез шаһиты булды. Кифая карчык каккан казыктай катты да калды. Җыерчыклы битләре буйлап күз яшьләре генә елга булып акты. Ә Илсур аның яныннан узганда, түзмәде, калтыранган тавыш белән сорап куйды.

«И, улыкаем, нишләдең син! Ничә гомерне кыйдың бит. Син көчекләре белән этне генә түгел, ә ананы һәм тумаган балаларны үтердең. Син аларның гомерен өздең! Аллаһ каргышыннан, үз балаларың да шул көнгә калыр дип курыкмыйсыңмы?» – диде Кифая карчык җан әрнүе белән.

Илсур карчыкка җан өшеткеч салкын караш кына ташлады, берни җавап бирмәде. «Кара син аны, мине гаепләп маташкан була. Үзе ачлы-туклы яши, ә ишегалды тулы эт-песи, үзе ашамаса ашамый, шул бетле тәреләрне ашатып ята. Нәрсә сөйли соң бу тиле карчык. Балалар белән көчекләрне бер итеп сөйли», дип кенә уйлады ир. Ләкин күрше карчыгы әйткән сүзләр Илсурның күңелендә төртелеп калды...

Өенә кайткач, Актәпине атып үтерүен әйтергә теләде ул. Моның Кадриягә ошамаячагын белә ул, шуңа күрә иплерәк сүзләр дә әзерләп куйган иде. Әмма хатыны аны яңалык белән каршы алды.

«Мин авырлы бугай...» – диде Кадрия.

Шул мизгелдә Илсур бар дөньясын онытты. Менә яңалык дисәң дә, яңалык бу ичмасам! Күптән көтеп алынган яңалык. Һәм шулай көтмәгәндә...

«Әйдә, җыен. Хастаханәгә алып барам сине», – диде Илсур.

Алар район хастаханәсенә, хатын-кызлар консультациясенә килде. Өч сәгатькә якын анализлар биреп йөрде, гинеколог кабат карады, карточка ачты һәм Кадрияне учетка бастырды. Авыры биш атнага якын икән инде. Ул озак йөргәнгә ире ачуланыр инде дип курка-курка гына чыккан иде.

Кая ул ачулану! Ул күпме кирәк булса шулкадәр көтәргә әзер иде, бары тик балалары булачак дип сүз генә дөрес булсын! Кызмы, малаймы – барыбер. Иң мөһиме – аларның баласы. Илсур, Кадриянең сүзләрен бүлеп нәкъ шулай дип әйтте дә. Шулкадәр күп сүз, Кадрия иренең соңгы тапкыр кайчан болай матур сөйләшкәнен, тәмле телле булганы оныткан да иде инде. Шуннан соң алар бер-берсе белән ешрак сөйләшә башладылар. Балага нинди карават алырга, аны кая куярга дип баш вата башладылар. Балага кирәк әйберләр, киемнәр исемлеген төзеделәр. Тизрәк район үзәгенә барып бөтен кирәк әйберне алып кайтырга күңелләр ашкына иде инде ир белән хатынның. Әмма Кадрия алдан берни дә алырга ярамый дигән хорафатка ышана. Хатынын үпкәләтмәс өчен Илсур да ризалашкан булды.

Кадриягә бала табарга әле бер ай вакыт бар иде. Әмма кисәк кенә аның температурасы күтәрелде. Монысы гына ярар иде әле, ләкин ул карынындагы баланың селкенгәнен тоймый башлады. Бу хакта иренә әйтте. Төн җитеп килә дип тормады, Илсур шундук хатынын хастаханәгә алып китте. Дежур табиб Кадрияне карады һәм бала табу залына җибәрде. Илсур коридорда калды. Вакыт шундый озак үтте, кайвакыт бөтенләй сәгать туктап калгандай тоела иде. Эх, туктаган булса яхшы да булыр иде әле! Шул вакытта бала табу залыннан табиб чыкмас иде һәм хатыныгызны коткардык, әмма балагыз үле туды дип башка күсәк белән органдай куркыныч сүзләр дә әйтмәс иде...

Илсурның күзенә ак-кара күренмәде, урамга ничек чыкканын да хәтерләми. Бу кадәр авыр булыр дип уйлап та карамаган иде ул. Соңыннан хатынын уйлады, ә аңа тагын да авыррактыр бит. Шунда гына исенә төште баласының кем булуын да сорамады бит. Кабат кабул итү бүлегенә керде Илсур.

«Әйтегез әле, бала малай идеме, кыз идеме?» – дип сорады, көчкә телен әйләндереп.

Яшь кенә шәфкать туташы аңа кызганулы караш ташлады.

«Безгә әле сводка бирмәгәннәр иде. Хәзер белешәм», – диде.

Озакламый кире әйләнеп килде.

«Малай булган...» – диде.

Илсур кабат урамга чыгып китте, машинага утырды. Үзе дә сизмәстән, рулен кочаклап елап җибәрде.

Аңа хатыны янына палатага керергә рөхсәт иттеләр. Илсурның керәсе дә килде, әмма курыкты да. Хатынының күзләрен күрүдән курыкты ул. Куркуы рас булган икән: Кадриянең мизгел өчен суырылып калган йөзендә күзләре генә утырып калган иде. Ул күзләрдәге өметсезлек, төшенкелек... Илсур кайдадыр нәкъ шушындый күзләр күргән иде бит... Тик кайда икәнен исенә төшерә алмады ир... Һәрвакыттагыча азсүзле Илсур беренче тапкыр Кадриянең кулын үпте.

«Борчылма, Кадрия. Терелерсең, тагын балаларыбыз булыр, Алла боерса. Табиб бар да яхшы булачак диде», – дип әйтте.

Хатыны берни җавап бирмәде, елмаерга тырышып карады...

...Бер ел дәвамында алар табиблар кушканны үтәп яшәде. Кадрия күп вакытын саф һавада уздырды. Кадрия әле озаклап йөри алмый, шуңа күрә Илсур аңа агач күләгәсендә бер урын ясап бирде, янына өстәл китереп куйды. Район үзәгеннән бер кочак кроссворд алып кайтты, хатыны аларны бер утыруда чишеп тә бетерә. Әмма Кадрия үзе аларга акча әрәм итәргә тырышмый. Авыл китапханәсендә эшләгәндә кроссворд чишәргә яратып китте ул. Авылдагы яшьләр әкренләп шәһәргә китеп бетте, китапханәгә йөрүчеләр калмады диярлек, ә китапханәдәге китапларны Кадрия әллә кайчан укып бетерде инде. Шуңа үзенә яңа шөгыль тапты – кроссвордлар чишә башлады.

Илсур һәр көнне авылдагы бер гаиләдән эремчек һәм сөт өсте алып кайтып торды. Хатыны күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Менә беркөнне Кадрия ирен сәер елмаю белән каршы алды.

«Мин авырлы бугай...» – диде ул сөенергә дә куркып

Хәзер алар үзләре зарыгып көткән балалары туачагы турында күп сөйләшмәскә тырыша. Хәтта уйларга да тырышмадылар, күз тидерүдән курыктылар. Авыл халкы да бу хакта озак кына белми йөрде.

Бу юлы да Кадриянең тулгаклары вакытыннан алда башланды, әле сигезенче ае узып кына киткән иде. Алар озак уйлап тормады, ашыгыч ярдәм чакырттылар. Кадрия ашыгыч ярдәм машинасында ук бала тапты. Әмма кызлары үле иде...

Ул хатынын өенә алып кайтып, бер атна узгач кына хастаханәгә барды Илсур. Табиб белән сөйләшәсе килде. Икенче балалары үле туды бит – нишләп шулай икән? Бәлки хатынына беренче тапкыр балага узуга ук хастаханәгә ятарга кирәк булгандыр.

«Аңлыйсызмы, – диде аңа доктор, – бу безнең өчен дә табышмак. Без бит хатыныгызны карап, тикшереп тордык. Беренчесендә дә, икенчесендә дә бер генә куркыныч симптом да булмады. Бер генә дә...» – диде табиб.

Күз тидерүләренә ышанмас җирдән ышанырсың инде болай булгач. Илсур өенә ашыга, әмма кайтырга да курка. Анда хатыны. Буп-буш, салкын күз карашы белән... Мөгаен, чәчен дә тарамагандыр, бәлки төнге күлмәген дә салмагандыр. Ә элек мәңге кеше сүзенә болай күренми иде. Өйдән дә чыкмагандыр инде... Илсур хатынының көннәр, төннәр буе нәрсә уйлап ятканын хәтта күз алдына да китерә алмый.

Әнә кичә дә, «Илсур, син үзенә җүнле хатын тап инде. Мин нәрсә? Кысыр инде мин...» – дип кенә куйды.

Менә шул «кысыр» сүзе хатын-кыз өчен кара тамга кебек инде, моны иң явыз дошманыңа да теләмәссең.

«Син нәрсә әйткәнеңне уйла инде!» – дип кызып китте Илсур.

Ләкин өйгә кайтырга, аны кабат әз булса да ашарга кыстарга кирәк. Табиб Кадрия сау-сәламәт дип әйтте бит, аны да әйтергә кирәк. Ишетер, аңлар микән аны хатыны? Соңы вакытта Кадрия Илсурны тыңлаган кыяфәт кенә чыгарып утыра шул. Илсур кайтып кергәч, Кадрия торды, юынды, киезләнеп беткән чәчләрен бер-ике генә тарап алды, өстенә халат киде. Илсур бер касәгә шулпа салды да, хатыны янына килеп утырды, аның әз булса да ашаганын көтте. Менә нәрсә эшләргә соң инде? Хатыны берни дә теләми бит. Бу нәрсә булып бетәр икән, уйларга да куркыныч. Ә табиб хаклы булса, аларга чыннан да күз тидергән булсалар? Моңа яшьләр дә, картлар да ышана бит. Алайса бу күз тиюдән ничек дәваларга соң?

Хатынын ничек тә тормышка кайтарырга тырышты ул. Көенә генә торды, бер алдына, бер артына төште. Аны авыр уйлардан арындырырга тырышты.

Тормышта түзә алмастай булып тоелган нинди генә хәлләр булса да, кеше чыдый бит ул. Вакыт дәвалый диюләре дә хактыр. Бер кешегә авырлык килде, кайгы килде дип кенә вакыт та тукталып калмый, үз көенә ага да, ага. Көннәр уза, атналар, айлар, еллар үтә...

Шулай бер ел узды тагын. Тырыша торгач, Кадриягә дә яшәү гаме кереп киткәндәй булды, әкренләп тормышка кайта башлады.

Икенче баласы үлеп, 1,5 узгач ул кабат йөккә узуын белде. Бу юлы барысы да яхшы булсын иде дип Илсур да, Кадрия дә чын күңелләреннән теләде. Алар моның шулай булачагына ихлас ышаналар иде.

Әмма ышанычлары никадәр генә көчле, ихлас булмасын, бу юлы тагын да аянычрак тәмамланды...

Тугызынчы ае киткәч, кисәк кенә Кадриянең тулгагы башланды. Ашыгыч ярдәм чакырттылар. Әмма бу юлы баланы гына түгел, Кадриянең үзен дә саклап кала алмадылар... Өченче баласын да югалту ачысына түзә алмагандыр бичара хатын. Баласы үле тугач, икенче көнне үзе дә күзләрен мәңгелеккә йомды.

Илсурның уй уйлар хәле юк иде. Күз алдында хатынының буш, төпсез күз карашы гына тора. Күзен ачса да, йомса да шул күренеш бимазалый ирне.

Нәкъ шушындый карашны кайда күрде соң ул тагын? Кайда? Исенә генә төшерә алмый бит. Уйланып ята торгач, үзе дә сизмәстән күз алдыннан этләре Актәпи сызылып үтте.

Имәнеп китте Илсур. Актәпи! Актәпинең күзләре нәкъ шундый иде бит. Кадриянеке кебек буш, төпсез, яшәүдән гамен җуйган караш... Актәпине биргән күршесе Кифая карчыкның сүзләре исенә төште, зиһенен бутады...

«Ананы һәм тумаган балаларны үтердең...» дигән сүзләр кайтаваз булып башында яңгырады.

Үзе гаепле бит Илсур, барысына да үзе гаепле! Эт каргышы төште аңа. Актәпине һәм аның нәни көчекләрен кансызларча үтергән өчен, язмыш та аны үз балаларыннан да, хатыныннан да мәхрүм итте...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100