"Эт елы" салаты (рецепт)
Җырчы Айгөл Бариевадан "Эт елы" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 5-6 бәрәңге, 2 кишер, 5-6 йомырка, 300 гр ыслланган тавык ите, 1 йомшак сыр, маринадланган гөмбә яки кыяр, майонез һәм каймак.
Эш барышы: бәрәңге, йомырка һәм кишерне пешерергә. Майонез белән кибет каймагын бергә болгатырга.
Беренче катка эт башы формасында бәрәңге уарга, майонез сыларга, йомырка агы, туралган гөмбә, сыр ягарга, кишер. Аннары янә бәрәңге уарга, салатның кырыйларына да куярга һәм яхшылап майонез белән каймак катнашмасын сыларга.
Хәзер "эт"нең йөзен ясарга керешәбез. Йомырканың сарысы белән йөзен ясыйбыз, колаклары - йомырка агы, күзләре - зәйтүн җимеше яки виноград, кашлары һәм теле - колбаса.