Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт булган, фото куелган, яман ис килгән һәм тагын нинди өйгә фәрештәләр керми?

news_top_970_100
Эт булган, фото куелган, яман ис килгән һәм тагын нинди өйгә фәрештәләр керми?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында фәрештәләр керми торган өй турында язылган.

Фәрештәләр нинди өйгә керми?

Рәхмәт фәрештәләре. Алар безнең өйгә тулганмы? Аллаһу Тәгаләгә гыйбәдәт кылган мөселманнарның өйләре мәчет дип санала, чөнки алар анда намаз укый, зикер кыла, Коръән укый. Андый өйләр нурлы, якты була, анда килгән кешеләр дә ял итеп, җанына рәхәтлек таба. Бу йортлар Аллаһның рәхмәт фәрештәләре белән тула.

Алар бөтен мөселманнар йортларына да туламы соң, дигән сорау туа. Сөекле Расүлебез (с.г.с.) хәдисләренә караганда, бөтен өйләргә дә рәхмәт фәрештәләре тулмый икән шул. 5 төрле йортка аларга керергә рөхсәт бирелми.

Беренчесе. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) шулай әйтеп калдырды: «Әгәр бер йортта, бер нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, анда Аллаһның рәхмәт фәрештәләре булмас». Ата-ананы рәнҗетүне Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһка тиңдәш кую – ширек кылудан соң иң зур гөнаһ», – дип кисәтте.

Икенчесе. Туганлык хакын санга сукмаган кешеләрнең йортына рәхмәт фәрештәләре кермәс. Туганнары белән ачуланышкан, алар белән аралашмаган бәндәләргә җитди кисәтү бу. Кичекмәстән якынаю, килешү, аралашу чарасын күрергә кирәк. Туганнары белән араны өзгән кешеләрнең тормышында бәрәкәт булмый.

Өченчесе. Әгәр бер йортта ятим малы ашалса, золым юлы белән кеше малы тартып алып кулланылса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Нинди юл белән табылган ризык ашыйбыз, кеше хакына кермәдекме? Шул хакта уйланырга тиешбез.

Дүртенчесе. Әгәр йорт эчендә, җанлы сурәт, фотографияләр, статуэткалар яисә эт булса, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Балалар, якыннарның матур фотоларын кешегә күрсәтү өчен стенага элү яисә өстәлгә, шкафка урнаштыру модага керде. Аларны альбомга куеп, кирәк чакта алып карау мөмкинлеге бар.

Шәһәр фатирларында эт асрау шулай ук бик ямьсез күренешкә әйләнде. Шәригать буенча, эт селәгәе тигән урын 7 кат юылырга тиеш. Этләрне тышта йорт саклау өчен тоту рөхсәт ителә.

Бишенчесе. Яман исле, пычрак булган һәм җенси мөнәсәбәттән соң госел коенмаган кешеләр булган өйләргә, шулай ук, рәхмәт фәрештәләре кермәс. Димәк, мондый өйләрдә яшәүчеләр ешрак авырый, анда кешенең эче поша, җаны тарлыга, төшенкелеккә бирелә.

Фәрештәләр яман исне яратмый: суган һәм сарымсак исе, тир исе, тәмәке исе һ.б. Өйләребез нурлансын, фәрештәләр белән тулсын өчен югарыда әйтелгәннәрне искә алсак, хаталарны төзәтсәк иде, – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100