Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эт баланың борынын тешләп алган». Эт талаган үсмернең өске ирене дә яраланган

news_top_970_100
«Эт баланың борынын тешләп алган». Эт талаган үсмернең өске ирене дә яраланган
Владимир Васильев, архив

Уфа табиблары 14 яшьлек малайга пластик операция ясаган. Аның борынының шактый зур өлешен эт тешләп алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин әлеге хәл турында социаль челтәрләрдә язган. Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәндә, малайның битендә зур яралар була. 

Министр сүзләренчә, 14 яшьлек малайга эт ташланган, ул баланың борынының ¾ өлешен тешләп алган, өске иренен яралаган.

«Табиблар катлаулы операция ясап, баланың өске иренен һәм борынын төзәтте, аның йөзенең анатомиясен кабат ясадылар», – дигән министр.

«Башинформ» ачыклаганча, хастаханәдән чыккач, малайны кабат пластик операция ясарга әзерлиләр.

«Җәйге чорда балалар имгәнү очраклары арта. Җәй башыннан бирле РДКБга 1600дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Аларның күбесе агрессив этләргә очраган. Балалар, аеруча кечеләре, йорт хайваннарын уенчык дип кабул итә. Аларны кочакларга, тотарга, сыйпарга, койрыгыннан тартырга яраталар. Балаларга этләр белән аралашу кагыйдәләрен өйрәтегез. Балаларны саклагыз», – ди министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100