Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт баланың бөерен тешләп алган, кабыргаларын, умырткалыгын сындырган, эчәклеген яралаган

news_top_970_100

Рязань табиблары эт талаган 4 яшьлек кыз баланы коткарган. Бу турыда төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Эт баланың бөерен тешләп алган, башка органнарына зыян китергән.

Кыз хастаханәдә 1 айдан артык ята. Фаҗига җәй көне була. Хастаханәгә китергәндә, бала шок халәтендә була.

«Травмалары бик катлаулы: уң бөере кан тамырларыннан һәм бәвел каналыннан тешләп алынган, уникеилле эчәклегенә зыян килгән, ике плевраль куышлыгына да зыян килгән, берничә кабыргасы һәм умырткалыгы сынган, гәүдәсе һәм аяк-кулларында тешләнгән урыннар күп», – дигәннәр ведомствода.

Балага операцияне берничә сәгать ясыйлар. Табиблар зыян килгән органны ала, кан тамырларын, бәвел каналын, уникеилле эчәклек яраларын тегә. Хәзер баланы өенә чыгарырга әзерләнәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100