Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эт карт әбине койма артына сөйрәп алып кергән һәм сөякләренә кадәр кимергән

news_top_970_100
Эт карт әбине койма артына сөйрәп алып кергән һәм сөякләренә кадәр кимергән
"Татар-информ" архивы

Хакасиядә агрессив эт бер карчыкка ташланган һәм корбанын бер сәгать буена газаплаган. Бу вакытта шаһитлар хатын-кызны коткарырга маташкан. Сугышчан эт беркемне дә якын китерми, аннары хуҗасы килеп җитә һәм этен чылбырга бәйләп куя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Дехановкада була. 79 яшьлек карчык танышына азык-төлек алырга килә. Аңа эт һөҗүм итә, эт әбине койма артына сөйрәп алып керә дә кулларын һәм аякларын кимерә башлый.

«Чабып чыкты да әбине койма артына сөйрәп алып кереп китте. Мин тизрәк шалтыратырга йөгердем. Эт ир-атларны тракторларына куып менгерде. Ул мине дә чәйнәп ташлар иде», – ди имгәнгән әбинең күршесе.

Әбине Саяногорск хастаханәсенә алып киткәннәр. Ул күп кан югалткан, реанимациядә ята. Әбинең аяклары һәм кулларының сөякләре кимерелгән. Эт үзе исән-сау, хуҗасы белән яши.

Имгәнгән әбинең кызы урында полиция хезмәткәрләре булуын, тик аларның эткә атарга хокукы булмавын әйтеп зарлана.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, участковый чыннан да фаҗига урынында була, ләкин ул килгәндә этне чылбырга бәйләгән булалар инде, бу очракта корал куллану – соң һәм законсыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100