Эстрадада яңа дуэт барлыкка килде: Салават һәм Мәдинә Миңнехановлар
Җырчы Салават Миңнеханов 1 яшьлек кызы Мәдинә белән дуэт җырлаганын видеога төшергән.
«Миңа калса, бик әйбәт килеп чыга. Безнең дуэт уңышка ирешерме? Киләчәктә дә репетицияләр кирәкме?» дип язган ул инстаграмдагы сәхифәсендә.
Инстачылар кайнар табадан гына төшкән дуэтны бик җылы кабул иткән.
«Супер. Тәти кызның тавышы бар, колагы да бик шәп ишетә. Күз тимәсен. Яңа йолдыз килә. Әлбәттә, җырлатыгыз. Без аны күзәтербез»;
«Мәдинә әтисеннән матуррак җырлый. Уңышлар, күз тимәсен»;
«Точно җырчы була Мәдинүшка-тәмнүшка»;
«Әллә ничә карадым, күз тимәсен Салаватовнага»;
«Бу уже җырчы булып туган»;
«Алма агачтан ерак төшмәгән. Бик ачык мисал»;
«Балалы солянка»да катнашырга була, молодцы»;
«Артистлар гаиләсендә кем үссен инде, әлбәттә артистка»;
«Көйне дә бик тиз отып ала, афәрин», — дип комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең инстадуслары.
«Идәнегез җылымы соң, балагыз идәндә утырып җырлый»;
«Гүзәлем, күз тимәсен өчен аз гына иннек сөртеп куй», — дигән киңәшләрен дә кызганмаганнар.