Татар эстрадасында тагын бер җырлы, иҗади гаилә барлыкка килде. Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче Регина Рәшитова һәм яшь җырчы Салават Шәрифуллиннарның туйлары булган. Иң бәхетле көннәренең күңелле мизгелләре белән яшьләр социаль челтәрләрдә уртаклаша.
Регина – Салават Фәтхетдинов укучысы, хәзер Ильмира Нәгыймова төркемендә эшли. Регинаның иҗаты белән Ильмира Нәгыймова концертларын яратучылар таныш. Аның «Моңнарымны бүләк итәм», «Алданма», «Сүзләрең» һәм башка җырлары бар.
Салават Шәрифуллинның исә «Сөйгәнем», «Адаштык», «Кабатласак иде биюне» кебек җырлары яшьләр арасында популяр.
Яшьләргә бәхет телибез!