news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эстрада җырчысы әнисенә машина бүләк иткән

news_top
Эстрада җырчысы әнисенә машина бүләк иткән
Социаль челтәрләр

Җырчы, әле күптән түгел генә дүртенче тапкыр әни булган Лилиана Ирназарова әнисенең туган көнененә бик зур бүләк ясаган. Ул аңа өр-яңа машина бүләк иткән.

«Без Назар белән бәйрәмгә кайтып барабыз. Нәнәйне гаҗәпкә калдырабыз, тәбриклибез хәзер», – дип, улы белән авылда яшәүче әти-әнисе кайткан ул.

Туган көне белән котлап, зур бантик тагылган машинаның үзенеке икәнен әйткәч, Лилиана Ирназарованың әнисе күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

Җырчы әти-әнисенә машина алып бирергә бик күптәннән хыяллануы хакында яза. «Без моны булдырдык», – дип яза ул, чын күңелдән сөенеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар