Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эстрада йолдызларыннан бакчада эшләмәскә “лайфхак”лар: балаларыгызны эшләтегез, балконда гына үстерегез

Яз җиткәч, халык авылларында яки дачаларында бакча эшләренә чумды. "Бакча җене" кагылганнар арасында татар эстрадасы артистлары да бармы? Бу хакта үзләреннән сораштык.

news_top_970_100
Эстрада йолдызларыннан бакчада эшләмәскә “лайфхак”лар: балаларыгызны эшләтегез, балконда гына үстерегез

Бәширә Насыйрова:

- Бакча эшләре буенча үземнең киңәшләремне бирә алмыйм, чөнки мин анда эшләмим (елмая). Мине балалар да, иптәшем дә эшләтми. Мин бакчага барып, балаларымның, оныкларымның эшләгәннәрен карап утырам. Үз эшен яратып эшләүче бакчачыларга уңышлар телим. Кемгә нәрсә ошый бит: кемдер бакчада эшләргә ярата, кемдер, минем кебек, һава суларга, табигатьтә генә йөрергә ярата.

Венера Ганиева:

- Май җитү белән бакча эшләре башланды. Мин фәкать чәчәкләр генә үстерәм. Чәчәкләрне тәрбияләп, аларның матурлыгын, ямен күреп үстерәм. Чәчәкләрне үстерүнең төп кагыйдәсе бик гади – аларны яратырга кирәк. Гомумән, чәчәкләрнең генә түгел, ә тормышның, кешеләрнең матурлыгын күреп яшәргә кирәк!

Булат Нигмәтуллин:

Киңәш итәрлек “лайфхак”лар әлегә юк. Минем барысы да бүтәннәрнеке кебек. Бакча эшләренә яңалыклар кертмим, барысын да кешенеке кебек эшләргә тырышабыз.


Публикация от Булат Нигматуллин (@bulatnig)

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова:

- Гаиләбезне корып җибәргәнгә бер ел була. Казанда үзебезнең фатирны булдырдык. Киңәшләребезне тәкъдим итәргә әле мөмкинлекләребез дә юк. Дөресен генә әйткәндә, авылга да кайтып булмый. Моңарчы авылга еш кайтып йөри идем. Хәзер алай ук кайтып булмый, чөнки гаилә һәм иҗат эшен алып барырга кирәк. Безнең бакча – балкон. Эльмира гөлләр үстерергә ярата. Бакчада эшләү буенча киңәшләр бирә алмыйбыз, - диде Рафил Җәләлиев.

Чулпан Йосыпова:

-  Мин бакчада эшләргә яратмыйм. Бары тик печәннәрне тырмаларга гына яратам. Безнең Барда якларында аны “утау” дип йөртәләр. Бүгенге көндә без йорт салабыз. Быел бакчада эшли дә алмыйбыз.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100