Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эстониядән Фәүзия Һадиуллина: Сабан туйлары һәм уйланулар

Эстония башкаласы Таллиннда гомер итүче Фәүзия Һадиуллина, туган ягыннан читтә яшәп, нинди хисләр кичерүен аңлата, үзәк өзгеч җирсүен тасвирлый.

news_top_970_100
Эстониядән Фәүзия Һадиуллина: Сабан туйлары һәм уйланулар
Август ахыры. Сары көз жәй иңенә салкын кулын куярга ашыга. Мин язу өстәле артында…

Польшада яшәүче татарлар белән эңгәмәне «Крушиняны авылында яшәүче татарлар быелгы милли бәйрәмгә матур нокта куйды», - дип тәмамладым. Бәлки әле тагын дөньяның кайсыдыр почмагында узар Сабантуй? Белеп булмый.

Уйларым белән алтын балачагым калган Дүсем авылына кайттым. Сарман районының иң гүзәл ноктасы ул минем туган авылым - Минзәлә елгасы буена урнашкан. Безнең бакча артында гына бу елга, нәкъ шуның икенче ярындагы болын Сабантуй болыны дип атала. Чөнки шушы матур болында мин белә белгәннән бирле Сабантуйлар уза. Үзең яшәгән төбәкнең болыннарын, чишмә-суларын, тау-ташларын, Сабантуйларын сагынып яшәүнең дә үз мәгънәсе бардыр. Авыл туфрагында аунап үсү җанга күпме байлык иңдергән! Тау итәгенэ сыенган матур болында узган hәр Сабантуй бәйрәмен хәтерлим, бигрәк тә шушы бәйрәм көту тантанасын. Кечкенэ генә авылым тылсым иленә әйләнә дә куя - hәркемдә күтәренке рух, hәр йорт диярлек кунаклар котә.

Әтием бәйрәмгә бер ай кала тегү машинасы артында кайнаша. Тегү машинасының шат текелдәве - өч кызның да бәйрәмдә күбәләк кебек яңа күлмәкләрдә йөриячәксез дигәнне аңлата. Ә без апам hәм сеңлем белән тырышып өй җыештырабыз. Авылым күгендә ай калыккач,  татлы йокы баскан күзләрем белән тәрәзә төпләрендәге яраннарга, тамчылап торган тамчы гөлләргә, әниемнең матур итеп чиккән тәрәзә пәрдәләренә, сөлгеләргә сокланып карыйм. Туган йортымның эче пөхтә җыештырылуы җанга рәхәтлек иңдерә.

Сабый куңеле нәкъ менә шул сабантуй бәйрәмен көткән мизгелләрдә бәләкәй генә ачыш ясый - җанга рәхәтлек бирә торган газиз бәйрәм бит бу!

Бәйрәмгә берничә көн кала авылыма ерак җирләрдән кунаклар кайтып төшә. Урал, Донбасс, Себер, үзбәк, төрекмән, казах җирләреннән,  хәтта ерак Камчаткадан. Туган авылымның каенлы урманы, талгын гына аккан инеше, татлы сулы чишмәсе, Сабантуй болыны кендек каны тамган туфрагыннан аерылган газиз балаларын үз итеп, яратып каршы ала. Авылым өстендә мичтә пешкән икмәк, табада пешкән тәбикмәк, коймак, бәлеш исләре борынны кытыклый. Кичкә таба ишетелгән гармун тавышы моңы ерак жирләрдән сагынып кайткан авылдашларымның куңел касәләрен мөлдерәтеп тутыргандыр.

Уйлар хозурлыгына китеп, бәйрәм таңы атканын сизми дә калганмын. Әнкәй бәйрәм табыны әзерләп йоргән арада, әтием сак кына бөдрәләремне тарый. Өстемдә өр-яна бәбәй итәкле күлмәк, апам белән сеңлемнеке нәкъ бер төсле, аякта матур сандалилар! Әти мине урындыкка бастырып куя да, ятлаган шигыремне кабатлата. Сабантуйда сөйләмим мин аны, кич белән читтән Чарджоу, Пермьнән кайткан апаларым, абыйларыма сөйләячәкмен. Апам баянда өйрәнгән көйләрен кабатлый, сеңлем яңа күлмәге белән мактанып бөтерелеп биеп китә, күз генә иярсен. Энем әле бик кечкенә, кулын чәбәкләп утыра бирә.

Тәмле итеп чәйлэр эчкәч, болынга юнәләбез. Кичтән йорт саен кереп җыйган буләк яулыклар, сөлгеләр мәйдан уртасындагы озын колгада урын алган. Ярышлар, уенннар, көрәш буласы мәйданчыклар әзер. Зәңгәр төскә буялган трибунадан авыл кешеләренең котлау сүзләре яңгырый. Мәйдан шау-гөр килә. Яше-карты, бала-чагалар - барысының да йөзләрендә бәхетле елмаю. Сабантуй сәхнәсеннән моң агыла, авылдашларым искиткеч тырыш хезмәт ияләре, җырга-моңга бай. Кечкенә генә авыл болыныннан бөтен жиhанга гажәеп моң тарала - чит илләрдән җирсеп туган якларына Сабантуйга кайткан абзыйларның йөрәк җыры, йөрәк моңы җанны телгәли. Чигүле кулъяулыклар кесәләрдән чыгып күздән мөлдерәп аккан энҗе күз яшьләрен сеңдерә. Хыялый балачагымның алтын бишегендә тирбәлеп, газиз әтиемнең тальян моңына әсирләнеп, мин дә Сабантуй бусагасында бик озак басып тордым.

Без үскәндә Сабантуйлар туган як болыннарында һәм аның башкаласы гүзәл Казан каласында гына уза иде. Еллар узды, дөньялар бик нык үзгәрде. Хәзер май ае җитугә, җир шарының әле бер, әле икенче почмагыннан хәбәрләр килеп тора - Америка, Австралия, Алмания татарлары Сабантуйлар уздырган… Яңа гасыр каналының дөнья буйлап таралган милләттәшләребезнең тормышын – көнкүрешен, Сабантуй бәйрәмен яктырткан сәяхәтләреннән соң хезмәт җимешләрен зәңгәр экраннардан карап шаккатып утырасын. Шаккатырлык та бит туган як болыннарыннан сабантуй Парижның Марс кырына кадәр барып җиткәч. Димәк, борынгы бабаларыбыз олуг бәйрәмебезгә хәер-фатихаларын куеп киткәннәр.

Парижда узган Сабантуй турында күп яздылар, күп сөйләделәр. Эстониядән барган милләттәшләребез бәйрәмне бик ошатып, бәхетле мизгелләр кичерүләре турында бик озак итеп сойләделәр. Чынлап та, тарих битләрендә калырлык олуг вакыйга бит бу!

1 июльдэ 3 нче Европа Сабантуе Вильнюс шәһәренә килеп җитте. Бөтендөнья Татар Конгрессы, Европа Татар Альянсы, Татарстанның Әлмәт шәһәре ярдәме белән оештырылган бәйрәм Литва башкаласының Вингис паркында узды. 6 гасыр элек бу җирләргә килеп урнашкан татарлар өчен дә Сабан туе изге бәйрәм бит. Алар өчен иң зур үкенү - тел югалту. Әмма үз диннәренә тугры калып, хәзерге көнгәчә татар горурлыгын саклап калган кардәшләребезнең бу бәйрәмдә бәхетле елмаюларын күрү дә зур куаныч иде.

Сабантуй тәмамланганнан соң Немежис шәһәрендә кунакта булырга туры килде. Мәчет һәм зираттан ерак түгел заманча төзелгән зур йорт кунакларны шатланып кабул итте. Борынгы татар зиратын карап чыктык, рух шәрифләренә багышлап дога кылынды.

Ничә гасырлар элек бакый дөньяга күчкән татарларның көчле рухы көч биргәнме соң бу халкыма?

Соңгы елларда Литва җирендә өч Сабантуйда булырга туры килде. Өчесе өч төрле, әлбәттә. Висагинас шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез нәкъ авылдагыча киң болында оештырган Сабантуен күреп, туган якларыбызда булгандай шатланганыбыз хәтеремдә.

«Балтыйгында балкыган»,- дигән юллар бар татарлар турындагы  бер җырда. Балтыйк буе ул - Эстония, Литва, Латвия. Советлар Союзы вакытында чикләр ачык иде, туган якларга Сабантуйларга сагынып, ашкынып кайта торган идек. Гасыр азагы һәм гасыр башында җәмгыятьләр зур үзгәрешләр, тетрәнүләр кичерде. 1992 елда без дә чит ил татарлары булдык та куйдык. Күпләребездә җирсү башланды. Сабантуй болыннарын бер иңләп йөгерергә иде хәзер. Ел саен чикләр узмыйча туган якларга кайтулар бәхетле мизгел булган икән, ләбаса. И, ул хатирәләр…

Нәкъ менә шушы авыр елларда татарымның көчле рухы - безгә кадәр шушы илләрдә ике гасырдан артык яшәгән татарларның чит илдә гомер итү тәҗрибәсе, алар киңәше белән оешкан татар җәмгыятьләре, якшәмбе көн татар мәктәпләре, милләттәшләребез белән туганлык мөнәсәбәтләре, туган илләребезгә табынып яшәү, җирле халыкның мәдәниятен хөрмәтләү, туган телебезгә хыянәт итмәү, әлбәттә, ел саен уздырыла торган Сабантуйлар чын татарлыкны саклауда зур таяныч булды.

Сабантуйлар һәм уйланулар. Нәкъ шушы урында, ерак офыклар артында калган алтын балачагымны искә төшереп, бер хакыйкатькә төшендем. Авылыма читтән туган туфракларын сагынып кайткан авылдашларыма сабантуйлар яшәргә көч биргән бит! Алга таба чын татар булып балкып яшәргә! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100