Якын кешеләрем минем хәзерге эшемә урнашыр өчен ниләр аша үткәнемне бик яхшы белә. Моның өчен дистә еллар сарыф иттем. Ә хәзер эш урыным миңа гашыйк хатын капризларына бәйле. Көлке дә, елыйсы да килә.
Минем һөнәрем киң таралмаган, моның буенча башка эш табу тәмуг газабына тиң булачак. Тик бу эштә соңгы көчләремә генә түзеп торам, озакламый ычкынырмын кебек.
Барысына да җитәкче «апа» гаепле. Безнең коллективтагыларның барыннан да зуррак ул, шуңа без аны үзара «апа» дип кенә йөртәбез.
Бер карасаң, ул бары тик хөрмәткә генә лаек – бернинди блатсыз, «йонлы куллар»сыз, ярдәмсез үз көче белән генә җитәкче вазифасына ирешкән. Гадел һәм авыр холкы өчен аннан куркалар да, ихтирам да итәләр. Бу бөтен кешегә кагыла, тик миңа гына түгел.
Ул миннән 5 яшькә зуррак. Чибәр, кияүдә түгел, баласы юк, үз-үзен карап-тәрбияләп йөри. Аңа карап ярты коллектив күзен майландыра, әмма ул беркемне дә үзенә якын җибәрми. Аның миңа битараф булмавын белгәч, коллективтагы аның турындагы мондый имеш-мимешләр ишеткәч, ничектер үземне өстен дә хис итә идем әле.
Башта ул миңа нәкъ башкаларга караган кебек карады, миңа аерым мөнәсәбәте сизелмәде. Тик гел ашыгыч эшләр килеп чыгып, эштә соңга кадәр тоткарлану үзенекен итте бугай – ул миңа кул астындагы хезмәткәргә караган кебек түгел, ә ир-атка караган кебек карый башлады. Берсендә: «Сиңа гына ышанам, син беркайчан да сатмаячаксың», – диде хәтта.
Бер мизгелдә ул да миңа ошый башлады кебек, гәрчә, бөтенләй минем зәвыктагы хатын-кыз булмаса да. Ахыр чиктә, без йокладык.
Алга таба бу хәлләр коточкыч тизлектә үсте. Инде икенче көнне үк эштә безнең «роман» турында беләләр иде – теге тиле берничек тә үз хисләрен яшереп тора алмады, канатлар үскәнмени, оча гына, ачыктан-ачык минем белән чытлыклана, миңа кагылмыйча, сыйпамыйча, янымнан да узып китә алмый. Кыскасы, бөтенләй «башы китте». Мин аннан бөтенләй мондый нәрсә көтмәгән идем, югыйсә тотнаклы, төпле булып тоелган иде, ә хәзер үзен беренче тапкыр гашыйк булган үсмер кызлардай тота.
Коллективта миннән әллә көнләшәләр, әллә көләләр. Бер атна чамасы узгач, төшке аш ашаганда, җитәкче «апам» миңа «бергә яшик» дип тәкъдим итте. Бу сүзләрдән чак кына кашыгымны йотып җибәрмәдем. Беренче төннән соң мин аның белән үзем теләп түгел, ә бары тик аның боерыгы буенча гына йоклыйм.
Дөресен әйткәндә, минем әле бөтенләй гаилә корасым килми. Мине бары тик эш кенә кызыксындыра. Никахсыз гына туган балам бар, вакыт-вакыт аларга акча җибәреп торам, дөресрәге, намусым кушканча эшлим. Тик гаилә кору, бала үстерү, тормыш алып бару теләгем тамчы да юк.
Ә «җитәкче апам» минем алдагы тормышка план да корып куйган, бәхетеннән балкып йөри, кайвакыт аны жәлләп тә куям, әмма үземнең бар тормышымны җимерәсем килми. Берсендә аңа «берни дә теләмим» дип катырак әйткән идем, көне буе күземне ачырмады, азаплап бетерде. Кичен аңа чәчәкләр бүләк иткәч, татулашырга тәкъдим иткәч кенә йомшарды.
Ничектер икенче бүлеккә күчү турында сүз кузгаттым.
«Мин уңай характеристика язып бирмәсәм, сине беркем дә алмый», – дип турыдан-туры әйтте.
Димәк, мин баш-аягым белән аңа бәйле булып чыгам.
Җитмәсә, ул балага узарга тырыша. Ә мин үземне үлем җәзасына хөкем ителгән кеше кебек тоям, муендагы элмәк буылганнан-буыла бара.
Аңа үземне начаррак итеп күрсәтергә дә тырышып карадым, тик ул үзенең «алсу күзлекләре» аша берни күрергә дә, аңларга да теләми.
Нәрсә эшләргә белмим. Барысына да төкереп эштән китәргә һәм башка берәр нәрсә белән шөгыльләнә башларгамы. Әллә аның ышанычын яулап алып, бераз көтәргә һәм, аны төртеп төшереп, урынына менеп утырыргамы? Тик бу – ир-ат буларак минем өчен гаделсезлек, астыртынлык булачак инде. Аның белән җитди итеп сөйләшеп тә булмый бит ичмасам, шундук елый башлый, ә мин аңа карыйм да бу хәлләрнең үзем белән майтарылганына ышана алмый азапланам.