news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эштән киткәннән соң 30 көн эчендә «больничный» өчен түләү алып була

news_top

Кеше эштән киткәннән соң да «больничный» өчен түләү алу мөмкинлеге бар. Ул яңа эшкә урнашмаса һәм элекке эшеннән киткәннән соң 30 календарь көн эчендә авырса, «больничный» ала ала. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының MAX каналында хәбәр ителә.

Ведомствода аңлатуларынча, әгәр авыру яки җәрәхәт эштән киткәннән соң 30 календарь көн эчендә килеп чыкса һәм ул вакытта кеше яңа эш урынында эшли башламаган булса, больничный өчен түләү хокукы саклана.

Мондый очракта вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә.

Түләүне исәпләгәндә хезмәткә яраксызлык башланган елга кадәрге ике календарь елдагы уртача керем исәпкә алына. Аңа бу чорда барлык эш бирүчеләрдән алынган хезмәт хакы керә.

Бу очракта иминият стажы әһәмияткә ия түгел.

Вакытлыча хезмәткә яраксызлыкның беренче өч көне өчен элекке эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап түләүләрне Россия Социаль фонды башкара.

Шуны да истә тотарга кирәк: эштән киткәннән соң вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие бары тик хезмәткәрнең үзе авырган яки җәрәхәт алган очракта гына түләнә, һәм бу хәл күрсәтелгән 30 көнлек чорда булырга тиеш. «Больничный» рәсмиләштерүнең башка нигезләренә бу норма кагылмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар