Эштән киткәннән соң, максималь пенсия алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Бу турыда «Прайм» агентлыгына профессор Вадим Виноградов сөйләгән.
Эштән календарь ай азагында китү яхшы. Бу очракта ай тулысынча эшләгән булып санала, бөтен индексацияләрне исәпкә алып, арттырылган пенсиягә күчү тизрәк була.
Юрист аңлатуынча, әгәр предприятиедә премияләр, сезонлы өстәмәләр яки башка түләүләр каралган булса, айның соңгы көннәрендә эштән китү хезмәткәргә аларны алу хокукын бирә.
Пенсияне эштән киткәннән соң яңадан исәпләү автоматик рәвештә башкарыла, беркая мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Әгәр пенсионер яңадан эшкә урнашса да, арттырылган пенсиясе саклана. Тик бер мөһим шарт бар: эштән китү белән кабат эшкә керү арасында ким дигәндә 1 айлык тәнәфес булырга тиеш. Югыйсә, Социаль фонд базасында пенсиягә чыгу турында язма барлыкка килергә өлгерми, диелә РИА Новости хәбәрендә.