Кичә Аксубайда кар яуган. Социаль челтәрләрдә башына бүрек, җылы өс киеме кигән бер ханымның кар көрәгән видеосы таралды.
«Кадерле туганнар, бүген 15 май. Эштән кайттым да кар көрәргә чыктым әле. Кар көрим, иптәшләр! Сукмак ясарга кирәк», – ди ул, ирония белән.
«Көрәп алырлык кар һәм боз бакчаларны каплап алган, утырткан яшелчәләргә дә зыян китергән», – дип язалар.