
Оешманың локаль актлары белән тыелмаган һәм җитештерүгә куркыныч тудырмаган очракта, төшке аш тәнәфесен йокы өчен файдаланырга мөмкин. Бу хакта «Headhunter» компаниясе юристы Ольга Владимирова сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости».
«Хезмәткәр төшке аш тәнәфесен үзе теләгәнчә уздыра ала, йокы тыелмаган», – ди белгеч.
Әмма кайбер оешмаларда хәтта төшке аш тәнәфесе вакытында да эш урынында йоклау эчке кагыйдәләр белән тыелырга мөмкин, диде Владимирова.
Өстәвенә, даими әзерлек таләп ителгән яки йокы куркыныч тудырырга мөмкин булган производстволарда эш бирүче төшке аш вакытында ял итүнең мондый формасын тыярга мөмкин, ди ул.
Шул ук вакытта төшке аш тәнәфесе хезмәткәрнең шәхси вакыты булып тора, ул аны үзе теләгәнчә файдаланырга хокуклы. Юрист сүзләренчә, хезмәткәр тәнәфес вакытында эш урыныннан китә ала, диелә хәбәрдә.