Әгәр эштә хезмәттәшләрегез сезнең хакта гайбәт тарата икән, иң яхшысы моңа игътибар итмәскә һәм кире кагарга тырышмаска. Бу хакта Дәүләт мәгариф университетының хезмәт психологиясе һәм психологик консультация кафедрасының өлкән мөгаллиме Леонид Неровный сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.
Билгеле, тирә-яктагы кешеләрдә кызыксыну уята торган танылган кешеләр гайбәткә ешрак дучар була. Леонид Неровный сүзләренчә, әгәр гайбәтләр һәм имеш-мимешләр күпләп тарала икән, бу коллективта социаль-психологик мохитнең имин булмавын аңлата.
Психолог фикеренчә, компаниядә гайбәтләр күп булу җитәкчелек һәм хезмәткәрләр арасында тиешле дәрәҗәдә элемтә булмауны раслый. Шуның аркасында, оешмада аралашу культурасын үстерүгә һәм ачык мәгълүмати сәясәт сакларга тырышырга, хезмәткәрләргә җитәкчелекнең планнары һәм максатлары турында оператив хәбәр итәргә кирәк, дип өстәгән Неровный.