Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эшсезлектән эшмәкәрлеккә: Үз тормышын үзгәртә алган хатын-кызлар тарихлары

Эш башлаучы эшмәкәрләр, бизнесны үстерү өчен старт капиталы кирәк, дип саный. Ә ул һәркемдә дә юк. Шул ук вакытта моны акча җыймыйча яки танышлардан бурычка акча алмыйча да башкарырга мөмкин. Чөнки дәүләт ярдәменнән файдаланырга, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән акча алырга мөмкин.

news_top_970_100
Эшсезлектән эшмәкәрлеккә: Үз тормышын үзгәртә алган хатын-кызлар тарихлары
Фото: шәхси архивтан

Бухгалтерлыктан грумерга

Наталья Димитрюк – белеме буенча икътисадчы. 15 елдан артык заводта, шул исәптән бухгалтер булып эшли. Соңгы вазыйфасы – планлаштыру бүлеге җитәкчесе. Саннар белән эшләп туеп, нәтиҗәне күрми башлагач, эштән китәргә була. Башта ул беркая да урнашмый.

Фото: © Наталья Димитрюкның шәхси архивыннан

Наталья ире белән 3 бала тәрбияли, эт белән мәчеләре дә бар. Кече улларының аллергиясе булу сәбәпле, алар йорт хайваннарын грумерга йоннарын кистерергә алып баралар. Шунда ул груминг белән үзе кызыксына башлый, йорт хайваннарының йоннарын үзе кисә башлый.

«Бер ел элек Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән ярдәм алган дустым миңа бу мөмкинлектән файдаланырга киңәш итте. Хезмәткәргә мөрәҗәгать итте, ул грумерга укырга киңәш бирде. Мин Мәскәүдәге курсны сайладым, чөнки анда сертификацияләнгән белгечләр әзерлиләр. Шуннан соң бизнес-план яздым, аны эксперт советы хуплады. 145100 сумга җиһазлар – юындыру ваннасы, зур фен сатып алдым, 2 ай аренда түләдем. Дәүләт ярдәме уңышлы старт өчен яхшы ярдәм булды, чөнки беренче вакытта клиентлар аз иде», – дип сөйли Наталья.

Ул үзе груминг студиясенә урнашып эшләп ала, клиентларны да шунда җыя. Социаль челтәрләрен үстерә, «сарафан радиосы» да ярдәм итә.

Фото: © Наталья Димитрюкның шәхси архивыннан

«Этләр, мәчеләр, хәтта куяннар да бар. Барлык грумерларга эш җитә. Хәзер күпләр йорт хайваннарын тота, – ди Наталья. – Йоннарын тарыйм, кисәм, буйыйм, юам, ялтыравыклар белән бизим, тырнакларын кисәм, колакларын чистартам. Төрле таләпләр була, әйтик, шпицларның колакларын аюларныкы формасында кисәм. Йоннарын төрле төсләргә буярга, стразалардан бизәкләр ясарга сорыйлар (бу – хайваннарга зыян китермәячәк). Куянны тырнакларын кисәргә һәм йоннарын тарарга алып килгәннәре бар, – дип уртаклаша грумер. – Мәскәүдә безгә этне кыргый җәнлекләр, мәсәлән, юлбарыс төсенә ничек буярга икәнен күрсәттеләр, Чаллыда моны эшләп караганым булмады, сораучылар юк».

Нигездә, токымлы этләр, мәчеләрне алып киләләр. Киләчәктә оста ветеринария курслары узарга тели, эшендә бу белемнәр дә кирәк була икән.

«Яңа эшемне яратам, – ди Наталья. – Хайваннар, аларның хуҗалары белән аралашам. Үз эшемнең нәтиҗәсен күрәм».

Шәфкать туташыннан подологка

Эльмира Сәхапова Чаллы медицина көллиятенең акушерлык бүлеген тәмамлаган. Эш стажы – 20 елдан артык, балалар хастаханәсендә шәфкать туташы, балалар бакчасында дәвалау физкультурасы буенча инструктор, ортопедия салонында консультант булып эшләгән. Соңгы 5 елда – ул подолог.

Фото: © Эльмира Сәхапованың шәхси архивыннан

«Пациентларга аяк табанындагы төрле авыруларны дәваларга ярдәм итәм. Минем янга төрле яшьтәге кешеләр килә: сабыйларның тырнаклары, әти-әниләре дөрес кисмәгән булу аркасында, тире астына кереп үскән була, яшүсмерләрдә дә шулай ук. Менә шуннан ялкынсыну башлана. Урта яшьтәге клиентлар гөмбә авырулары, сөялләр белән килә, аларны спорт залында, сауна, бассейннарда йоктыралар. Монда иммунитетның какшаган булуы да роль уйный. Пенсионерлар тырнаклары тупасланып, кисә алмаганда килә. Үкчәләре ярылучыларга яки яссы табанлы булучыларга аяк киеменә табан асты сайлаганда ярдәм итәм. Аз хәрәкәтләнүчеләр һәм үзләре килә алмаучылар янына үзем барам. Эш күп», – ди Эльмира.

Ул дәүләт ярдәме турында танышлары аша белгән. Алынган акчага подологик аппарат сатып алган, ул 200 мең сум тора. 145100 сумлык дәүләт акчасын һәм үз акчаларын тоткан.

«Мин педикюр яки маникюр буенча мастер түгел, чөнки моның сәламәтлеккә бернинди катнашы юк. Минем эшем – ул, беренче чиратта, сәламәтлек турында», – дип ачыклык кертә подолог. Сәхапованың һөнәрен кызы дә дәвам итәргә уйлаган: кызы Эльмира да подологка укый. Бүген ул Казанда эшли.

Укытучыдан эшмәкәрлеккә

Гөлнара Исламованың ике белеме бар – югары педагогик һәм икътисади. Ул беркайчан да белем алудан туктамый.

Сингапур компаниясендә тренингларда белем алган, халыкара ачык дәресләр биргән. Казанда менталь арифметика, тиз уку һәм хәтерне үстерү буенча курслар, Санкт-Петербургта олимпиада математикасын укыту программасы, «Талант һәм уңыш» мәгариф фондында стажировка һәм Сочидагы «Сириус» университетында сәләтле балалар белән эшләү буенча квалификация күтәрү курсларын узган.

Фото: © Гөлнара Исламованың шәхси архивыннан

Гомуми педагогик стажы 25 ел, шуның 18 елын мәктәптә эшләгән. Татарстанда «Безнең иң яхшы укытучы» грантына ия.

«Конкурста сайлап алу һәм аттестация нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы 50 укытучысы исемлегенә кердем. Минем дәрес һәм аны математика дәреслеге авторы Людмила Петерсонга онлайн-күрсәтү иң яхшыларның берсе дип танылды һәм илдә икенче урынны алды. Укучыларым – республика, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр. Татарстанның, Россиянең иң яхшы мәктәпләренә, югары уку йортларына уңышлы керәләр. Алар арасында – Пушкин лицее, 26нчы гимназия, МДУ, МФТИ һәм башкалар бар. Үземнең күбрәк иҗат, мөстәкыйльлек, сәләтле балалар белән эшләү теләгемне аңлап, репетиторлык үзәге ачарга булдым, анда укытучыларны җәлеп итә башладым», – ди Гөлнара.

Ул үз эшен үстерү өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә, дәүләт бүлеп биргән һәм үз акчасына парталар, такталар һәм башка кирәк-яраклар сатып ала. Гөлнара бизнес-леди сыйфатында да лидерлар рәтендә – «Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2024» конкурсында «Яңа башлаучы эшмәкәр» номинациясендә җиңүче була.

Программа буенча ярдәм

«Бүген бизнесны үстерү өчен кирәкле юнәлешләр: груминг, дизайн киңлеге, логопедия, чүлмәкче остаханәсе, модель сәнгате, актерлык осталыгы мәктәпләре, бию студиясе һәм башкалар. 2024 елда план буенча Чаллыда 50 төрле бизнес ачылырга тиеш, ул 64 процентка үтәлгән», – дип аңлатты Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бүлек башлыгы Светлана Ленда.

Эшмәкәрлекне һәм эшсезләрнең үзмәшгульлеген үстерү программасы 2009 елдан бирле эшли, аның буенча җиһазлар сатып алу, бинаны арендалау, реклама, чимал (материаллар) сатып алу, бинаны ремонтлау өчен 145100 сумлык башлангыч капитал алып була.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100