
Кыздырып торган кояш һәм югары температуралар үсемлекләргә үсәргә ирек бирми – бу тискәре факторлар аркасында кайбер яшелчәләр сулып кына калмый, ә бөтенләй үсмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә дым җитәрлек булмаса. Урамда температура 30 градустан югары булса, суны ничек дөрес сибәргә? Бу хакта авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ПГАУ профессоры, агрономия факультеты деканы Александр Арефьев сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.
Суны дөрес вакытта сипмәү
Бары тик кич су сибү генә үсемлекләрне озак вакытка дым белән тәэмин итә ала. Дым парга әйләнеп һәм кибеп бетми, ә туфракта озаграк саклана, бу – үсемлек тамырларына рәхәтләнеп «су эчәргә» мөмкинлек бирә. Көндезге эссе кояш – үсемлекләргә чын стресс, ә кичке су исә аларга антистресс була һәм төнлә тернәкләнергә булыша.
Туфракта дымны саклый торган ысуллар куллану
Үсемлекләрне корудан мульча салу коткара. Мульча буларак үлән, салам, печән, компост, хәтта пычкы чүбе дә кулланырга була, чабылган үлән дә ярый. Үсемлекләр арасындагы туфрак өстен шушы органик материаллар белән каплап чыгыгыз, аларны тыгызларга, таптарга кирәкми – мульча кирәк булганча ята. Шулай итеп, су сипкәннән соң, дым туфракта озаграк саклана, ә мульча үсемлек тамырларын туры кояш нурларыннан да саклый.
Суны артык күп яки артык әз сибү
Су күләме буенча төгәл генә җавап юк. Барысы да теге яки бу үсемлекнең зурлыгына, бакчаның нинди җирдә урнашуына (таулы, уйсу җир), туфракка һәм башка факторларга бәйле. Җимшәннәр формалашкан вакытта бер үсемлеккә бер сипкәндә уртача 3-4 литр су кирәк.
Ике төп кагыйдә бар. Беренчесе, үсемлек чәчәк атканчы, туфрактагы дым 70-80 проценттан артырга тиеш түгел. Икенчесе, чәчәк атканнан соң, туфрак 85 процентка кадәр дымланырга тиеш.
Атнага 2-3 тапкыр су сибү норма булып санала. Тик урамда эссе һәм коры икән, атнага 5 тапкырга кадәр су сибәргә була.
Шлангтан су сибү
Суүткәргеч торбадан, скважинадан килгән суны турыдан-туры шлангтан сибү – үсемлекләрне үтерә. Аннан бозлы су ук булмаса да, бик салкын су ага, ә бу – җылынган тамыр системасы өчен җитди стресс була.
Шуңа күрә суны мичкәгә җыеп торырга, һава температурасына кадәр җылытырга кирәк. Шушындый су гына үсемлекләргә файдага була.
Помидор яфракларына суны лейкадан сибү
Яңгыр яудырган кебек су сибү бөтен үсемлекләргә дә ярамый, шуларның берсе – помидор. Бу – аның яфракларына бәйле. Яфракларга эләккән су аларга суларга ирек бирми, һәм тоткарлык була, нәтиҗәдә гөмбәчек авыруы барлыкка килә. Моннан тыш, парга әйләнү кимегәч, тамыр системасы да үсемлекне дым белән туендыруны туктата.
Томатларга суны дөрес итеп сибү ысулы түбәндәгечә: рәт араларында (тамырларыннан 5-8 см ераклыкта) зур булмаган буразналар ясагыз. Суны нәкъ шунда сибәргә кирәк, томат тамырлары шуннан тиешле дымны ала, ә яфраклары коры килеш кала.