Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эсседә туклану кагыйдәләре

news_top_970_100
Эсседә туклану кагыйдәләре
"Татар-информ" архивы

Иң мөһим кагыйдә - эссе һава торышы булганда организмны сусызландырмау өчен җитәрлек күләмдә чиста су эчәргә кирәк. Чәй, соклар, куас һәм башка эчемлекләр бу эффектны бирми һәм алар белән суны алыштырырга ярамый. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Эссе һавада туклану мөмкин кадәр җиңел булырга тиеш. Югары температура булганда организмга авыр, шуңа күрә авыр үзләштерелә торган продуктларны рационга кертмәү хәерлерәк. Аппетит булмаса, ашарга мәҗбүр итмәгез! Тик эчү мәҗбүри!

Нинди продуктларны куллануны киметергә яки бөтенләүй үк кулланмаска кирәк:

  • кызыл ит;субпродуктлар;
  • кофеин (кофе, кара һәм яшел чәй, матча, шоколад);
  • хәмер;ак шикәр һәм барлык рафинилаштырылган продуктлар (бодай оны, ак дөге);
  • җылыта торган» продуктлар, мәсәлән, кызыл фасоль, имбирь, кипкән җиләк-җимеш, бал;
  • ачы тәмләткечләр (мәсәлән, борыч);
  • сары сырлар һәм мөмкин булган кадәр башка сөт продуктлары;
  • майлы соуслар һәм баллы кремнар.

Нинди продуктларны рационга кертергә кирәк:

  • су (салкын, бозлы булмасын), лимон/бөтнек/кыяр белән мөмкин;
  • тоз уртача күләмдә (су-тоз балансын саклау өчен);
  • яшелчә;
  • җиләк-җимеш (бигрәк тә сезонлы).

Иң мөһиме, ач булганда, ягъни ашказаны буш булганда гына ашагыз. Эсседә бу гади принципларны кулланып, туклансагыз, организмга җиңелрәк булачак, диелә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100