news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә сусауны басу өчен нәрсә эчәргә?

news_top
Эсседә сусауны басу өчен нәрсә эчәргә?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Урамда эссе булганда, кеше организмына өстәмә минераллар һәм витаминнар кирәк. Диетолог София Кованова сүзләренчә, эссе вакытта квас, кефир, смузи эчү хәерле. «МИР» телеканалы шул хакта хәбәр итә.

Шулай ук минераль су организм өчен файдалы. Аны көненә 3-4 тапкыр 100 мл эчәргә кирәк, шул чакта кальций, магний һәм фосфор дефициты булмый.

«Квас В төркеме витаминнары белән тулыландыра. Тәүлегенә 500 мл га кадәр эчәргә була. Лимон кушылган су – С витамины. Кефир, әйрән – аксым бирә. Кызыл җиләкләр белән смузида ресфератрол – антиоксидант бар, ул башкаларыннан 9 тапкыр нәтиҗәлерәк», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар