news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә организмга нинди ризыклар булыша?

news_top

Эссе һава торышында рационга банан, күрәгә һәм чикләвекләр өстәргә кирәк. Бу ризыклар сәламәтлекне сакларга һәм электролитлар югалуны тутырырга булыша. Бу хакта табиб, медицина фәннәре кандидаты Ольга Уланкина сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Хәтта кеше үзен яхшы хис итсә дә, эсседә иминлек кагыйдәләрен сакларга кирәк, дип киңәш итә белгеч.

«Иң мөһиме – су эчү режимын саклау. Суны көн дәвамында еш һәм тигез күләмдә эчәргә кирәк. Моннан тыш, электролитлар югалуны да тутырып тору зарур. Моның өчен рационга банан, күрәгә, чикләвекләр һәм минераль су өстәргә кирәк. Ә менә кофе, алкоголь һәм авыр ризыктан баш тартып тору яхшырак. Эссе һава торышы көтелә икән көн тәртибен киредән карарга кирәк: урамдагы эшләрне кичкә калдыру яхшы булыр», – дигән табиб.

Эссе кояшка чыгарга туры килгәндә дөрес киенергә кирәк, башка кию һәм кояштан саклый торган крем сөртү мәҗбүри, дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар