news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә нинди ризыкларны ашарга ярамый?

news_top

Медицина фәннәре кандидаты, диетолог, превентив һәм интегратив медицина табибы Римма Мойсенко эссе көннәрдә җиңел аксым белән тукланырга киңәш итә. Бу хакта ул «Радио-1» белән әңгәмәдә сөйләгән.

«Бу – күркә, тавык итләре, диңгез продуктлары, балык булырга мөмкин. Мондый аксым организмда яшелчәләр белән бергә яхшы үзләштерелә. Әгәр без авыр аксымлы ризыклар, мәсәлән, шашлыклар турында сөйлибез икән, моны атнага 1 тапкыр рөхсәт итәргә мөмкин», – диде эксперт.

Ул чикләвек, чипсылар һәм какланган ризыкларны азрак кулланырга кирәклеген искәртте, чөнки организмда су запасы кимеп, шешенүләр барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар