news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә ничә чынаяк кофе эчәргә ярый?

news_top

Сәламәт кешеләргә эссе һава шартларында кофе күләмен көненә ике-дүрт чынаяктан арттырмаска киңәш ителә, бу эчемлекнең куелыгына һәм күләменә бәйле. Бу хакта табиб-педиатры Нина Абрамова сөйләгән, дип яза «Радио 1».

Аның сүзләренчә, кофе уртача күләмдә кулланганда организмда җитди сусызлану барлыкка китерми. Әмма эссе һавада, көчле тирләү, физик йөкләнешләр яки сыеклык җитмәгән вакытта кофеин артык күп булса, йөрәк еш тибүгә, хәлсезлеккә, борчылуга яки баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин.

«Шуңа күрә эссе көннәрдә көненә ике-өч чынаяк кофе белән чикләнү хәерлерәк, бик куе кофе һәм кыска вакыт эчендә күп күләмдә кофеин кулланудан сакланырга, кофе эчкәндә өстәмә су эчәргә, артык шикәрле һәм сироплы эчемлекләргә өстенлек бирмәскә кирәк», – дип аңлаткан Абрамова.

Шулай ук беренче категорияле гастроэнтеролог, диетолог Нурия Дианова сусауны басу өчен иң яхшы чара – гади чиста су икәнен әйткән. Аның сүзләренчә, татлы газлы эчемлекләр белән сусауны басып булмый, чөнки аларда шикәр күләме артык күп.

«Шикәр һәм татлы газлы эчемлекләрнең зыяны күпкырлы. Бу инсулин дәрәҗәсен күтәрү һәм икенче типтагы шикәр диабеты үсү куркынычы. Шулай ук тешләргә зыян китерә, чөнки татлы газлы эчемлекләр эмальне җимерә һәм кариес барлыкка китерә», – дип аңлаткан белгеч.

Ул шулай ук татлы газлы эчемлекләрнең артык калорияләр һәм кандагы глюкоза микъдары кинәт үзгәрү аркасында бәйлелек, симерү һәм метаболик синдромга китерергә мөмкин булуын әйткән. Дианова гади чиста су яки өйдә әзерләнгән файдалы эчемлекләр эчәргә чакырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар