news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә тирләмәс өчен нишләргә?

Кичтән антиперспирант, иртән дезодорант сөртегез.

news_top
Эсседә тирләмәс өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Эссе һавада күп кеше тирләүдән интегә. Тирләмәс өчен киңәшләрне табиб-дерматовенеролог Юлия Нагайцева «Спутник» радиосына сөйләгән.

Тир бүленеп чыгу — табигый физиологик процесс, аны контрольдә тоту өчен гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

«Беренче урында һәрвакытта да гигиена кагыйдәләре тора: иртәнге душ, кичке душ. Култык асларын сабын, душ геле белән юу хәерле. Шулай итеп тән тиресе өслегендә яши торган бактерияләр юылып төшә», — ди Нагайцева.

Аның сүзләренчә, кич белән душтан чыккач, антиперспирант сөртергә кирәк. Аның составындагы алюминий хлориды тирләүне киметә. Иртән дезодорант сибәргә кирәк — ул исне яшерә.

Тирләүне киметү өчен табигый күннән ясалган аяк киеме, табигый тукымадан тегелгән оекбаш киегез. Алюминий хлориды булган чараларны аптекадан сатып алып була. Шуның белән кичке якта аяк табаннарын һәм учларны эшкәртегез.

Тирләүгә ашау рәвеше йогынты ясый. Алкоголь һәм тәмләткечләр кулланудан тыелып торыгыз.

Әгәр бик каты тирләсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Бу авыру билгесе дә булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар