Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эсседә кондиционерсыз ничек йокларга?

Синтетик җәймәләр белән капланырга ярамый, табигый тукымалар файдаланырга тырышыгыз.

news_top_970_100
Эсседә кондиционерсыз ничек йокларга?
https://pixabay.com

Табиб эссе һавада кондиционерсыз бүлмәдә ничек йокларга кирәклеген әйтте. Бу турыда Россия Сомнологлар җәмгыяте әгъзасы, табиб Алена Максимова «Звезда» каналында сөйләгән.

Табиб сүзләре буенча, өйдә кондиционер булмаса, тәрәзәләрне ачарга кирәк. Ә йоклый торган бүлмәдә, киресенчә, тәрәзәләрне ябып, бүлмә җылынмасын өчен пәрдәләр ясарга кушыла. Табиб шулай ук эсседә одеялсыз йокларга, яисә киндер яки киҗе-мамык тукымадан ясалган җәймә белән ябынырга киңәш итә. 

Бик эссе һава торышы булганда синтетик җәймәләр белән капланырга ярамый, чөнки алар астында тән тиресе начар сулый. 

Моннан тыш, Максимова йокы бүлмәсенә дымландыргыч урнаштырырга тәкъдим итте. «Әгәр сездә һава дымландыргыч булмаса, бүлмәгә салкын су салынган табак куя аласыз. Бу бүлмәне суытмас, ләкин өстәмә дымландыру барлыкка китерер», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100