news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә кабачкига суны ничек сибәргә?

Ташкабакка суны төбенә түгел, тамыры тирәли сибәргә кирәк.

news_top
Эсседә кабачкига суны ничек сибәргә?
https://pixabay.com

Ташкабак талымсыз үсемлек кебек тоелса да, дөрес тәрбияләмәсәң, ул да уңыш бирми. Эсседә су сибү өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Дөрес карамасаң, кабачкилар бераз үсә дә, аннары туктап кала, бераздан кибә башлый.

Беренчедән, суның температурасы дөрес булсын. Кабачкига һава температурасына якын җылылыктагы су сибегез. Салкын су сипсәң, аңа стресс булыр.

Икенчедән, су күп сипсәң, кабачкилар ясалмый, чәчәкләр буш була. Суны туфракның өске катламы кипкәч кенә сибәргә кирәк.

Өченчедән, суны кабачки төбенә түгел, ә ботак тирәли сибегез. Болай иткәндә туфрак юылып, үсемлек тамырлары ачылмый. Кабачки яфраклары астына сипсәң дә була. 

Кабачкига суны кич белән сибү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар