news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эсседә алкогольле салкын эчемлек эчсәң, ни була?

Эсседә алкогольле салкын эчемлек эчсәң, ни була?

news_top
Эсседә алкогольле салкын эчемлек эчсәң, ни була?
Эсседә алкогольле эчемлекләр эчү организмның терморегуляциясе бозылуга китерә, нәтиҗәдә эссе сугарга мөмкин, дип искәртә Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты штаттан тыш психиатр-наркологы Евгений Брюн.

"Мохито, джин-тоник һәм шуның ише алкогольле суык эчемлекләр чынында эсседә суытмый. Алар составында булган спирт организмга токсин буларак тәэсир итә, сосудлар тонусын үзгәртә, шулай итеп терморегуляцияне боза", - дип аңлаткан белгеч.

Ул мондый эчемлекләр баштарак имеш хәлне яхшырткан кебек була, әмма бераздан кеше үзен начар хис итә башлый, аңа һава җитми, дип аңлаткан. Моный хәлдәге кеше организмның артык җылынуы турында аңламый да кала, шулай итеп аңа эссе сугарга мөмкин, дигән ул.

Эсседә шулай ук кондиционерлар куллану да зыянлы, чөнки, урамдагы эсседән салкынча бүлмәгә кергән кешедә температура кинәт үзгәрә, ә бу сосудлар кысылуга һәм респиратор авырулар көчәюгә китерергә мөмкин.

Быел җәй табиблар бозлы туңлырмадан да баш тартырга өнди, чөнки бу продукт ОРЗ китереп чыгарырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар