Эссе һава торышында аппетит кимү организмга җылылык балансын сакларга һәм сусызлану куркынычын киметергә ярдәм итә. Бу хакта «СберЗдоровье» медицина компаниясе табиб-эндокринологы Маргарита Белоусова сөйләгән, дип яза «Радио 1».
Аның сүзләренчә, ризык эшкәртелгәндә организмда җылылык барлыкка килә, ә эссе вакытта бу кирәкмәгән күренеш. Шуңа күрә организм артык кызудан саклану өчен аппетитны үзе киметә.
«Эссе көннәрдә су балансын, энергия дәрәҗәсен һәм гомуми хәлне сакларга суга бай ризыклар – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ярдәм итә», – дигән Белоусова.
Белгеч шулай ук рационга җиңел үзләштерелә торган аксымга бай ризыклар өстәргә киңәш иткән. Алар эремчектә, тавык һәм күркә итендә, шулай ук майсыз балык сортларында күп. Моннан тыш, Белоусова спиртлы эчемлекләр һәм кофеин булган эчемлекләр бәвел кудыру үзлеге аркасында сусызлану куркынычын арттыра, дип кисәткән.
Үз чиратында, терапевт, кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин RT белән әңгәмәдә эсседә сусауны басу өчен иң яхшысы – гади су эчү, дип әйткән.
«Әгәр сүз организмдагы сыеклык югалтуны тулыландыру турында бара икән, тәүлеккә һәр килограмм тән авырлыгына уртача 30–40 миллилитр су кирәк. Ә кеше бик нык эссе шартларда булса, бу күләм 50–80 миллилитрга кадәр җитәргә мөмкин», – дип аңлаткан табиб.
Аның сүзләренчә, суны бүлмә температурасында һәм вак-вак йотымнар белән эчәргә кирәк. Әгәр аны тиз генә эчеп бетерсәң, сыеклык организм тарафыннан тулысынча үзләштерелергә өлгермәячәк.