Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эссе вакытта машинада кондиционерсыз гына ничек суынырга?

Машинада кондиционер гел эшләп торса, бензин да күп бетә, салкын тиюе дә бар.

news_top_970_100
Эссе вакытта машинада кондиционерсыз гына ничек суынырга?
https://pixabay.com

Машинада кондиционер ватылса, яки аны кабызасы килмәсә, халык чаралары да бар. Бу турыда «За рулем» журналы яза.

Дымлы сөлгене вентиляция тишекләренә куйсаң, һава бераз суыныр. Тик тукыма бик тиз кибә, аны гел чылатып торасы.

Шешәләргә я пакетларга боз тутырып машинада йөртергә була. Бозлы савыт озак вакыт салкын биреп торыр. Катырылган сулы шешәләрне алгы тәрәзә кырыена — һава чыгара торган тишекләр өстенә куярга була.

Бозлы шешә кулланганда шуны истә тотыгыз — ул тәгәрәп төшеп, тормоз педале артына кереп китсә, авария килеп чыгу да бар.

Парковкага тукталганда, тәрәзәләрне бөтенләй ябып бетермәгез. Бераз гына ярыклар калып торсын. Хәрәкәт вакытында алгы тәрәзәләрне түгел, арткы тәрәзәләре төшерегез. Һава тәрәзәләргә өрдерә торган итеп көйләгез. Шул чакта салонда һава алмашы көчле булыр. Салкын тидерә күрмәгез!

Ачык аяк киеме киеп йөрегез.

Муенга, колак тирәсенә һәм чәчкә су сипкәләп, чылатып торыгыз. Эссе сугудан шулай сакланып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100