«Эссе» төркеменең җылы һәм рәхәт концертында: «20 елны бушка уздырмагансыз»
Ялларда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә легендар «Эссе» төркеменең концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.
«Эссе» төркеменең иң популяр чакларында, 2006-2007 елларда, мин әле бик бәләкәй булганмын, тик шулай да, аларның «Авылга» җыры балачактан канга сеңгән диярсең. Бу хитны, гомумән, белмәгән кеше дә юктыр, шуңа язмам да әлеге җырны искә алудан башланды.
Татар эстрадасында «парлы» җырчылар бик күп, алар барысы да, берсүзсез, бик шәп «тандем» булып чыгыш ясый. Тик бу концертта булган, әлеге җырчыларны белгән һәр кеше минем белән килешер – Айрат һәм Нияз дуэтына берсе дә җитми. Егетләр бер-берсен тулыландырып тора, алар тамашачыга икеләтә «энергия» бирә.
Ялларда гөрләп узган концертка килгәндә, ул экраннан ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган мультфильмны күрсәтүдән башланып китте. «Эссе» бөтен залны «теге» вакытка алып кайтты, ностальгиягә «чумдырды».
«Кичә генә телефоннар «кнопочный», ә бәхет хисе чиксез иде. Бер SMSта 70 символ, бар хисләребезне шуңа сыйдыра идек. Яраткан хитларыбызны радиодан магнитофон кассетасына яздыра идек, шуңа ярты җырда – диджей нәрсәдер сөйли. Бу кассетаны чорнарга кирәк булса, карандаш бар иде.
Кичен – дискотека, аңа ярты көн әзерләнә идек. Кызларны иң борчыган сорау – «медляк»ка чакырырмы, юкмы. Чакырса, иртәгә моны бөтен «общага» белә.
Стипендия, общага, 4 кешегә бер кәстрүл «ролтон». Акча юк иде, әмма дуслар бар иде. Йокысыз төннәр, чиксез хыяллар бар иде. Ул вакытта алда нәрсә буласын белмибез – беләсебез дә килми. Киләчәк өчен борчылмыйбыз, безгә барыбер иде. Без җырлый, бии, хыяллана идек.
Егерме ел узды. Без олыгайдык: балалар, мәшәкатьләр, SMSлар да хәзер кыска гына – «Ипи алып кайт», ләкин кайвакыт бер җыр һәм син кабат 18 яшькә кайтасың, нәкъ «теге» вакыттагы кебек. Бүген нәкъ шундый кич», – диелде видеода.
«Кайвакыт бер җыр һәм син кабат 18 яшьтә»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Барысы да таный иде, әмма акча гына безне танымады»
Сәхнәгә «Эссе» чыккач, залның реакциясен күрсәгез! Аны аңлатып бетерерлек түгел. Тамашачы «Эссе»не алкышларга, сызгыруларга күмде. Халык төркемнең иҗатына «сусаган» булса кирәк.. «Дәррәү» килеп кул чабуларны ишеткәч, җырчылар да шаккатты бугай. Үзләре «Сиңа кирәк түгел»не җырлады, үзләре бер-берсенә бераз сәерсенеп һәм шул ук вакытта куанып карашты.
Төркем «аерылып» торганда, Айрат Ильясов алып баручы, ә Нияз Вәлиев иң текә аранжировщик буларак танылды. Аларның тукталып торуында да үзенә күрә хикмәт булган бугай. Концертның «руле», ягъни алып бару, зал белән элемтә Айрат кулында иде, ә җырлау өчен күбрәк Нияз җавап бирде – ул үзе генә дә чыгыш ясады – гитарада уйнады, чит телдә җыр башкарды. Икенче «номер» вакытында Айрат Ильясов җырламаса да, харизмасы белән «отты».
«Шушы 15-20 ел эчендә кая гына барсаң да, нәрсә генә эшләсәң дә, берәрсе белән күрешкәч: «Айрат, сез кайда соң? Нияз кайда? Ник югалдыгыз?», – дип сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, без иң популяр чагыбызда «декретта» идек. Минем – 3, Ниязның 4 баласы бар.
Безне күп кенә регионнарда беләләр иде, чөнки проектларыбыз шактый булды. Барысы да таный иде, әмма акча гына безне танымады. Үзебезнең «поклонница»ларыбыз да булды, алар безгә SMSлар яза иде. Хәзер алар икәү генә калды, бу безнең хатыннарыбыз – Ләйсән һәм Гөлзар», – дип шаяртты Айрат.
«Үзебезнең «поклонница»ларыбыз бар, алар безгә SMSлар яза иде»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт программасы галәмәт кызык төзелгән иде. Янәсе, Нияз музыкантлар өчен җаваплы, шуңа ул залдан «трубач» эзләде. Тапты – җырчы янына Илназ Гарипов чыкты, ә бер тамашачы кыз кара пакеттан труба чыгарды. Аннары Айрат Ильясов сәхнәгә тагын бер «трубач»ны алып чыкты. Алар трубада уйнады, ә җырчылар «Тырыш, улым» җырын башкарды.
Тамашачылар «Эссе»нең һәр җырын җылы кабул итте, хәтта залда эсселәтә үк башлады. Урындыклар урынында берәр «танцпол» булса, барысы да сикерә-сикерә биер иде дә бит... Икенче юлы концерт «Татнефть арена»да булыр дип өметләнеп калыйк.
Концертның беренче бүлегендә күбрәк элеккеге җырлар яңгыраса, икенче бүлектә исә яңа җырларга өстенлек бирелде. Тамашачы аларын да өйрәнеп, ятлап бетергән! Алар җырчыларга кушылып җырлап утырды.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Егерме ел эчендә тормышта күп нәрсә үзгәргән. Шуңадыр, җырчылар җырларының сүзләрен дә бераз алыштырган иде. Мәсәлән, «Кыз бала» җырының текстындагы үзгәрешләр турында Нияз Вәлиев сөйләп китте.
«Җырның кайбер җирләре безгә ошамый башлады. Мәсәлән, җырда «Ходайдан башканы сорама» дигән юлны үзгәрттек, чөнки Аллаһтан күп сорарга кирәк. «Син түзәргә тиеш, кыз бала» юлы да үзгәрешләр кичерде, ни өчен кыз бала гаделсезлекне түзәргә тиеш?
Бу дөньяда ничә кыз бала әтиләренең назы, яратуы ни икәнен белми яши. Бу – зур проблема. Ата яратуын тоеп үсмәгән кызга үзенә яхшы тормыш иптәше сайлап алырга авыр була, аның үзбәясе дә түбән булырга мөмкин», – диде ул.
Нияз Вәлиев та, Айрат Ильясов та – кыз бала әтиләре, бу җырның сүзләрен үзгәртүгә дә шул сәбәп булгандыр.
«Җырның кайбер җирләре безгә ошамый башлады»
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концертта гел «Эссе» генә җырлады дип уйламагыз
Концертка җырчыларның иҗатташ дуслары – татар эстрадасы артистлары да килгән иде. Алар арасында Гөлназ Сәфәрова, Dj Радик, Раяз Фасыйхов, Дилә Нигъмәтуллина, Рәдиф Зарипов, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Кадыйрова һәм башкалар бар иде.
Концертта гел «Эссе» генә җырлады дип уйламагыз. «Теге» вакытында да, хәзер дә популяр булган артистлар да катнашты. Бу Ландыш Нигъмәтҗанова, Илдар Әхмәтов, Альбина Әхмәтова һәм Шәкүр иде.
Тамашачы аларны да бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Ландыш Нигъмәтҗанованы концертларда еш күререгә туры килми (әллә мин ул катнашмаган концертларга, солянкаларга йөримме), монда күргәч исем-акылым китте. Һаман шундый ук яшь, чибәр, зифа буйлы, искиткеч хатын-кыз, ә тавышы күңелгә май булып ята. Ул үзенең иң популяр «Сөю» җырын башкарды.
Концертка җырчыларның иҗатташ дуслары – татар эстрадасы артистлары да килгән иде
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Кемне сәхнәдә калдыруны тамашачы хәл итә»
Ә яшь җырчы Бэку килә алмаган, аның белән «виртуаль» дуэт булды – аның җырлаган видеосы экраннар күрсәтелде, ә сәхнәдә Айрат һәм Нияз җырлады.
Концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да бар иде.
«Чакыруыгыз өчен рәхмәт, егетләр! Концертыгызны рәхәтләнеп карап утырам.
Сез 20 елны бушка уздырмагансыз, демографияне арттыру өстендә эшләгәнсез. Ләкин бу вакыт аралыгында сәхнәгә күпме яшьләр килеп китте. Кемне сәхнәдә калдыруны тамашачы хәл итә», - диде ул һәм егетләр белән «Кемнәр килә, кемнәр китә» җырын башкарды. Ә аннары соло итеп «Яратыгыз» җырын да башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Соңыннан залда булган барлык җырчылар сәхнәгә чыкты һәм «Эссе» төркеме белән «Авылга» җырын башкарды. Концерт бер сулышта узды, миңа җитми дә калды. Мөмкинлек булса, бу шоуны тагын берничә тапкыр карар идем әле!