news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эссе» төркеме солистлары: «Декрет»та чакта хатыннарыбыз аша хәлләрне белештек»

Зур «тәнәфес»тән соң «Эссе» төркеме кабат сәхнәгә кайтты. Алар әле тиздән Казанда сольный концерт та тәкъдим итәчәк. Моның хакта җырчыларның үзләре белән аралаштык.

news_top
«Эссе» төркеме солистлары: «Декрет»та чакта хатыннарыбыз аша хәлләрне белештек»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күптән түгел әтиләр көне булды. Сезне шушы бәйрәм белән котлыйм һәм беренче соравымны да шуңа бәйләп бирәм. Сез нинди әти?

Нияз Вәлиев: Мактанасым килми, әмма минем уйлавымча, мин – яхшы әти. Балаларның нинди мәктәптә укыганнарын беләм, хәтта кайвакыт өй эшен дә бергә эшлибез әле.

Айрат Ильясов: Ә-хә, син миннән яхшырак икән әле. Ә мин балаларымның туган көннәренә кадәр беләм. Туган көннәрен белгән әтиләр яхшы дип саналса, без шундыйлар рәтендә.

Сез сәхнәдә дәртле, «зажигалка»лар, тормышта да шундый укмы?

Айрат Ильясов: Әйе, тормышта да мин шундый «зажигалка», бигрәк тә дәрес әзерләгәндә. Минемчә, күп артистларның сәхнәдәге һәм тормыштагы образлары туры килмидер. Без дә шул җырчылар рәтенә керәбездер. Минемчә, сәхнәдә дә, тормышта да бертөрле булып булмый. Мин моны үземнән чыгып әйтә алам. Мәҗлесләр үткәргәннән соң, миңа: «Син өйдә дә шундый кызыктыр инде», – дип киләләр. Әйе, бик кызык. Алай булгач, Нияз өйдә гел җырлап йөри, аранжировкалар язадыр инде.

Бу – кызыклы сорау, чыннан да артистларның тормышта нинди икәнен күпләрнең беләсе киләдер. Сездә дә андый әйбер бардыр, мәсәлән, бер үк кеше – эштә җитәкче ролендә, ә өйдә ул – хатын яисә ир. Үзем дә шулайрак мин.

Алайса, сез тормышта җитдирәк инде?

Айрат Ильясов: Әйе, тормыш җитди булуны таләп итә.

«Мин гаиләдә баш» дип өстәлгә китереп сукканыгыз бармы?

Нияз Вәлиев: Хәзер алай булмый, чөнки хатын-кызлар күп укый, белә. Әзрәк кенә чикләрне белергә кирәк.

Айрат Ильясов: Безгә генә түгел, аларга да чикләрне белергә кирәк.

Хатын-кызның үзен шулай тотышына социаль челтәрләр дә зур йогынты ясыйдыр.

Айрат Ильясов: Әйе, хәзер социаль челтәрләрдә тренинглар бик күп бит, «Андый бул, мондый бул», – диючеләр шактый. Беркөнне Стас Михайловның интервьюда яңгыраган фикере эләкте. Ул анда хатын-кызларга «күктә очып йөрмәгез» дигән кыска киңәш бирә. Чынлыктагы тормыш белән интернеттагы тормыш аерыла, шуңа һәр әйбернең чиге булырга тиеш. Барысы да шулай барса, гаиләнең бәхете шундадыр.

Нияз Вәлиев: Бүген, ачуым чыгып, үз-үземне жәлли башладым. Гаиләдә бер җиргә карыйсың – беркемнең эше юк, икенче җиргә карыйсың – тагын шулай ук. Үземә «миңа гына кирәкме» дип әйтеп бара идем. Аннары иң мөһиме – барысы да исән-сау, калганы куркыныч түгел, дип уйлап куйдым. Әзрәк вакыт узгач, ул әйбергә карыйсың, аның мөһимлеге дә калмаган була. Сабырлык кирәк.

Сез күптәнге танышлар, гаиләләрегез белән дә йөрешәсезме?

Айрат Ильясов: Әйе, безнең хатыннар аралаша. Без Нияз белән «декретта» булган чакта, бик аралашмаган идек. Хатыннарны таныштырдык та, аралаштырдык. Алар аркылы хәлләребезне белешә идек. Елга бер туган көннәр белән котлаштык.

Нияз белән бу темага сөйләшкән дә идек. Ул миннән 5 яшькә олырак, тәҗрибәсе зуррак. «Нияз, без нишләп аралашмыйбыз соң?», – дигәч, ул миңа: «Уртак темабыз юк», – дигән иде. Ә хәзер уртак тема бар, бу – сәхнә, җыр өстендә эшләү. «Аерылып» торганда уртак тема булмагач, исәнләшә, хәлләрне белешә идек тә, бетте-китте.

Иҗатта булуыгызга карата туганнарыгызның тискәре фикерләр әйткәне юкмы? «Җырчы булу – ир-ат һөнәре түгел» димиләрме?

Нияз Вәлиев: Сезнең якта шулай әйтәләрме?

Әйе, шулай әйтәләр.

Нияз Вәлиев: Безнең өчен җырлау ул – төп эш түгел, тормышның бер ягы гына. Хәзер эшләп кенә баеп булмый. Әлбәттә, андый артистлар бар, ләкин алар да бизнеска кереп китү юлларын карый, альтернатив керем эзли.

Айрат Ильясов: Җырлап баеп була, нишләп булмасын. Бу өлкәдә әйбәтләп эшләсәң, кулыңны салындырмыйча, борыныңны асылындырмыйча йөрсәң – уңышка ирешеп була.

Нияз Вәлиев: Җырлау гына түгел, анда бит әле үз-үзеңне күрсәтә белергә дә кирәк, бу да – зур эш. «Мин – яхшы җырчы» дип әйтеп утырып кына булмый. Җырлар яздырырга, аларны чыгарырга, реклама ясарга, концертлар оештырырга, фотосессияләр ясарга кирәк. Эш бик күп.

Айрат Ильясов: Әйе, эше бик күп, әмма ул күренми. Кеше генә «чыкты – җырлады» ди дә – бетте. Иң мөһиме – вакыт күп китә.

Һәм шуңа, гаиләгә вакыт калмый булып чыга.

Айрат Ильясов: Эш гаиләгә вакыт калмауда гына да түгел. Гомумән, тормышка вакыт калмый, чикләндерә. Җырлый белү генә – эстрадада булуның 10 процентын тәшкил итә, калганы тырышлык.

Эстрадада җырлау сәләте булмаганнар да күбәеп китте бит әле, «блат» белән танылучылар.

Нияз Вәлиев: Хәзер «блат» кирәк түгел. Социаль челтәрләрдә үзеңне күрсәтәсең дә – булды. Игътибарны җәлеп итү өчен иң мөһиме – сәер булырга кирәк.

Айрат Ильясов: Сәер түгел, оригиналь булырга кирәк, дисәң, кеше дөресрәк аңлар. Оригиналь жанрлар кирәк.

Нияз Вәлиев: Хәзер беренче мәшхүр блогер булып, аннары җырлый башласаң – җиңелрәк, чөнки язылучыларың шактый була. Әгәр исемең, язылучыларың булмаса – авыр инде. Минем белән күп кенә яшь талантлы җырчылар эшли. Алар матур җыр чыгаралар, ләкин аны популярлаштыра, халыкка җиткерә белмиләр.

Айрат Ильясов: Радио, телевидениега мөрәҗәгать итәргә туры килә, ә анда акча кирәк.

«Игътибарны җәлеп итү өчен иң мөһиме – сәер булырга кирәк»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Безнең җырлар бөтен җирдә яңгырый иде, әмма «монетизация» булмады»

Айрат, сез бер интервьюда үкенечләрегез турында сөйләгәндә, җырлаганда Ниязның кайбер сүзләренә колак салмавыма үкенәм, дигән булгансыз. Нинди сүзләрен тыңламаган идегез?

Айрат Ильясов: Без икәү җырлап йөргәндә, мин параллель рәвештә һаман башка эш белән дә шөгыльләндем, ә җырлар өстендә күбрәк Нияз эшләде. Хәзер төгәл генә искә төшерә алмыйм, бәлки аның – «Әйдә тырышыйк», – дигәннәренә колак салынмаган булу хакында әйткәнмендер.

Нияз Вәлиев: Айратка һәрвакыт бизнес сферасы кызык иде, ул гел шунда да тартылды. Хәзер ул анда, тик шул ук вакытта иҗатка да вакыт таба.

Бу төркемнең нигә «Эссе» дип аталганын да искә төшерегез әле.

Нияз Вәлиев: Без Айрат белән Гөлнара Тимерҗанова төркемендә эшләдек, шунда дуслашып киттек. Мин бер җыр яздым, аны Айрат белән икәү яздырдык. Бу җырны радиога алып бардым, анда миңа – «Сез кем соң?», – диделәр. Мин моңа кадәр каядыр «эссе» сүзен күреп, ошаткан идем, аның хәрефләре дә бер-берсенә охшаган, матур тора. Бу сүз русчада да, татарчада да бар. Шуңа тоттым да бу сүзне әйттем.

Бик популяр булып өлгергән «Эссе» төркемен таркатырга кызганмадыгызмы?

Нияз Вәлиев: Без аны үзебез теләп таркатмадык. 2006 елда җырлар чыгара башладык, 2007 елда альбом тәкъдим иттек. Безне бөтен җиргә, бигрәк тә дискотекаларга, яшьләргә багышланган чараларга чакыра башладылар.

Безнең җырлар бөтен җирдә яңгырый иде, әмма «монетизация» булмады. Өйләндек, гаиләне тәэмин итәргә акча кирәк бит. Айрат бизнеска, ә мин студия эшенә кереп киттем. Шуңа, әкрен-әкренләп, безнең иҗатыбыз сүрелде.

Популяр булуның сере – гел күренүдә, яңа җырлар чыгаруда һәм кызык булып калуда. Хәзер җырчылар җырлар да күп чыгара, социаль челтәрләрдә дә күренә һәм скандал да ясый. Безгә дә берәр хайп ясарга кирәк, әмма бу безгә килешми.

Айрат Ильясов: Мин Ниязга: «Аерыл, хайп була», – дип әйткән идем. Аерылмыйм, ди (көлә).

Нияз Вәлиев: Беребез аерылсын, диде миңа Айрат. «Мине хатын аңламас, ә синеке психолог, ул аңлар», – ди (көлә).

Хәзер дә бушка чыгышлар ясаганыгыз бармы?

Айрат Ильясов: Күбесенчә бушка инде, безгә әле түләгәннәре юк. Аллаһ боерса, озакламый бер банкетка барабыз. Хәзер банкетлар хакында кешеләр белешә, сораша башлады. Күрәсең, безнең чор кешеләредер инде.

Без 2007-2008 елларда банкетларга күп йөрдек, ул чакта чакыручыга нинди җыр җырлавыбыз мөһим түгел иде. Ә хәзер: «Сез бу җырларны җырлый алырсызмы икән?», – диләр, аларда «ностальгия»дер инде. Проблема юк, киләбез дә җырлыйбыз.

Нинди җырларны башкарырга сорыйлар?

Айрат Ильясов: Нигездә хит җырларны сорыйлар, гадәттә, алар арасында «Төнге яңгыр», «Авылга», «Сиңа кирәк түгел» җырлары һәм яңа чыккан «Үбим әле» була.

Әле Рифат Зарипов концертларында чыгыш ясаган идек. «Авылга»ны бөтен зал җырласа, «Үбим әле»не ярты зал җырлап утырды, без моңа бик шатландык.

Рифат Зарипов та түләмәдеме?

Айрат Ильясов: Без сорап чыгыш ясадык, үзебез аңа түләргә тиеш идек (көлә). Тамашачы белән аралашу, әзрәк тәҗрибә кирәк бит. Беренче көнне куркып кына сәхнәгә чыккан булсак, дүртенче концертында инде бер-беребезне аңлау да, аралашу да яхшырак булды, ияләштек.

«Тамашачы белән аралашу, әзрәк тәҗрибә кирәк бит»

Фото: © «Татар-информ», Михаи Захаров

«Сәхнә – ул үзенә күрә бер адреналин чыганагы»

Төркем таркалып торса да, сез бары иҗатта калдыгыз. Тормышыгызны иҗаттан башка күз алдына китерә аласызмы?

Айрат Ильясов: Алай иҗатсыз күз алдына китерә алмыйм, дип әйтә алмыйм, ләкин сәхнә – ул үзенә күрә бер адреналин чыганагы. Мисал өчен, миңа концертлар алып барырга ошый. Ни өчен, дигәндә, 3-4 сәгать эчендә син үзеңне төп рольдә дип хис итәсең, тамашачы белән аралаша аласың. Сәхнәгә айга 1-2 тапкыр чыкмасам, күңелем буш булып кала. Халык белән энергия алышу булырга тиеш. Шулай ук мин кешеләр белән танышырга яратам, чөнки үзеңнең никадәр бәхетле яки бәхетсез икәнеңне белергә теләсәң, чит кешеләр белән сөйләшергә кирәк.

Күп артистлар белән аралашырга туры килә. Яшерен-батырын түгел, җәй көне аларның күбесе депрессиягә китә, чөнки тамашачы белән энергия алышыну юк. «Мин беркемгә кирәкмим» ише фикерләр туа башлый. Мин андый вакытта «Кая барсагыз да, кеше белән аралашыгыз», – дигән киңәш бирәм.

Нияз Вәлиев: Мин инде ничә ел иҗатта, аранжировкалар ясыйм. Иҗатсыз яшәгәнем булмаганга, бу сорауга җавап бирә алмыйм, нинди хисләр кичерәчәгемне дә белмим. Ә сәхнәсез мин тыныч кына яши алам. Сәхнәгә чыгу – минем өчен әллә ни шатлык түгел. Әле ул бераз стресс та китерә, ничек җырларбыз, сүзләрне онытмабызмы икән дигән уйлар килә.

Айрат Ильясов: Әле аның барысын да туры китерергә – сүзләрен онытмаска, селкенергә дә, кешегә дә карарга кирәк.

Сәхнәдә сүзләрне онытканыгыз бармы?

Айрат Ильясов: Әлбәттә, мин көндә онытам. Сәхнәгә чыккач, башыма әллә нинди уйлар килә башлый. Үземнең кайсы урында җырларга тиеш икәнемне беләм, тик барыбер бутап бетерәм. «Авылга» җырын ничә ел җырлыйбыз, әмма чыгыш вакытында Нияз янына килеп: «Хәзер мин җырлыйммы», – дим, сүзләрен дә сорыйм. Миңа «Авылга, авылга табигать янына» һәм «Авылга, авылга саф һава суларга» җөмләләренең урынын алыштырып куярга бернинди проблема юк, ләкин Нияз аның логикасы бар, ди. Шуңа, миң бу җырның «авылга, авылга» сүзләрен җырлыйм, калганын Нияз җырлап бетерә.

Иҗатта калдык, дисез дә, пандемия вакытында эш булган идеме соң?

Нияз Вәлиев: Аллаһка шөкер, минем әзрәк кенә эшем булды. Мин студиядәге бөтен аппаратураны өйгә алып кайттым да, шунда эшләдем. Хәтерлим: Мирзаяновлар миңа ике җыр ясарга заказ биргәннәр иде. Ясап бирдем, алар миңа акча түләде, ә соңыннан: «Без хә «бомжлар», - диделәр (көлә). Концертлар куярга ярамый иде бит.

«Сәхнәгә чыккач, башыма әллә нинди уйлар килә башлый»

Фото: © Айрат Ильясов тәкъдим итте

«Хит булдыру – бик авыр эш»

Кабат сәхнәгә кайту идеясен кайсыгыз тәкъдим итте?

Нияз Вәлиев: Бу идея күптән бар иде инде. Миңа: «Нигә яңадан җырлый башламыйсыз, студиягез бар, җыр яздыра аласыз», – диючеләр булды. Тик минем ул вакытта энергия юк чак иде, бу кайбер проблемаларны хәл итә торган вакытка туры килде.

Айрат белән күрешкәч, ул миңа: «Идея бар, әйдә тагын 10 җыр булса да яздырыйк», – диде. Мин аңа: «Хәзер минем нәрсә дә булса эшләргә энергия юк, әйдә соңрак», – дидем. Ярты ел элек мин үземне «энергияле» итеп хис иттем дә, Айратка шалтыраттым. Күрештек, шунда ук бер җыр яздырдык. Шулай китте дә инде.

«Авылга», «Төнге яңгыр» кебек хитлар булдыру хәзер авыррак булырмы икән?

Нияз Вәлиев: Гомумән, хит булдыру – бик авыр эш. Монда төрле факторларны исәпкә алырга кирәк: музыка, сүзләр, аранжировка уңышлы булырга тиеш. Кайвакыт аранжировка әзерлисең, ә җыр барыбер килеп чыкмый. Моннан соң кәеф бетә, яңадан эшләргә туры килә.

Җырны матур итеп халыкка тәкъдим итәргә, сниппетлар төшерергә, аны таратырга да кирәк бит әле. Кешегә ошаса, аны бер ярты ел җырлап йөрергә кирәк, аннары ул «кереп китә».

Айрат Ильясов: Безнең «бу җырны бөтен кеше белә инде» дигән фикер дөрес түгел. Бүгенге көндә кешегә мәгълүматны җиткерү бик авыр. Видеолар турында сөйләшсәк тә, төшергән видеоның максатчан аудиториягә эләгү ихтималы бик әз.

Нияз Вәлиев: 2005 елда хит ясау җиңелрәк иде. Җыр яздырасың, радиога алып киләсең, «Кызык, матур», – диләр дә, бушка ротациягә куялар. Әле шуңа өстәп, шалтыратып, шул җырны сораучылар да шактый табыла. Хәзер алай итеп булмый.

Айрат Ильясов: Һәр радионың алдан ук планлаштырылган үз «ятьмә»се бар. Ул элек тә бар иде, әмма моның хәтле түгел. Мин – радиода эшләгән кеше, бер сәгатькә 15 җыр куйган булсалар, аның берсен алып, аның урынына икенчесен куеп була иде. Интернет, дисклар юк. Ә радиога шалтыратып: «Җыр куй әле», – дип була бит (көлә).

Хәзер сайтлар да күбәйде бит. Бөтен мәйдачыкта актив булырга, эшләргә кирәк. Элеккеге белән чагыштырганда, эш 10 тапкырга артты.

«Эссе» төркемен янәдән «аякка бастыру» өчен, шактый гына акча да кирәктер?

Айрат Ильясов: Әйе, аның очы-кырые күренми әле. Нияз белән бер көнне санаган идек, әле бер әйбер дә җиренә җиткереп эшләнмәгән, әмма бер миллионнан артык акча киткән инде. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, акчасыз берни эшләп булмый.

Нияз Вәлиев: Яшьләрне карыйм – аларның вакытлары күп. Алар, мәсәлән, җырны чыгаралар да, шуңа көн саен «рилс» төшерә. Видеолары төрле җирдә очрый, аларның һәрберсен берничә секунд тыңлап чыксаң, истә кала бит. Ә безнең аның кадәр буш вакыт юк.

Айрат Ильясов: Без атнага бер тапкыр Ниязның студиясендә җыелабыз, уйлашабыз. Ике тапкыр җыелсак, идеаль булыр иде, тик моңа вакыт юк.

Нияз Вәлиев: Олыгайган саен «вакыт ул – акча» дигән формула күбрәк эшли, актуальләшә. Яшь чакта вакыт шундый күп.

Төркемдә кемдер «баш» булырга тиеш, сездә дә шулаймы?

Айрат Ильясов: Бездә андый әйбер юк, әмма бездә рольләр бүленеше дигән әйбер бар. Һәрберебез үзенекен эшли, шуннан да рәхәтрәге юк.

Нияз Вәлиев: Кайвакыт миңа Айрат алданрак бара дип тоела, чөнки ул кешеләр белән тизрәк уртак тел таба, аралаша белә. «Аниматор» да ул, менеджер да кебек. Мин күбрәк иҗатта.

Айрат Ильясов: Миңа документ эшләре, авторларны белү бик ошамый, «движуха» кирәк. Ә Нияз тәртип ярата. Төркемдәме, бизнеста булсынмы, компаньоның белән кем кайсы эшне яхшы башкару турында сөйләшергә кирәк. Үзегез яраткан эшне эшләргә кирәк.

Проектларда ялгышкан чаклар шактый булды. Үзең машина йөртүче дә, йөк төяүче дә, сатучы да, менеджер да булу – дөрес түгел. Без икебез нәрсә эшли белгәннәребез буенча рольләрне бүлештек.

Нияз Вәлиев: Әле тагын эшчеләр кирәк, Аллаһ боерса.

Айрат Ильясов: Мисал өчен, сниппетларны Алсинә исемле кыз белән эшлибез. Бер караганда, экономияләү максаты белән, ул сниппетларны балаладан гына да төшертеп була бит инде, тик без балалар төшергән әйбернең нинди булуын беләбез (көлә).

Җыр өчен ачуланышканыгыз бармы?

Айрат Ильясов: Җырның ошавы-ошамавы ул бит әрләшергә сәбәп түгел.

Нияз Вәлиев: Яңа җырларга килгәндә, кайсыбызгадыр ошап бетмәскә мөмкин, тик бер-беребез өчен без аны ризалашып башкарабыз. Нинди җыр уңышлы булачагын алдан күрә алмыйбыз бит. Эстрадада миңа күп җырлар ошамый, әмма тамашачы аны ярата, шуңа үземне белгеч дип санамыйм, гел эшләп карарга кирәк.

Безнең Айрат белән зәвык (вкус) аерылып тора. Мәсәлән, «Үбим әле» җыры баштан үк икебезгә дә ошады, калганнары алай ук түгел. Күптән түгел «Юк,юк» дигән җыр яздырдык, Нияз аны «артык гади» диде. Миңа ошаганын белгәч, синең кебек тыңлаучылар бар бит инде, диде дә, без аны яздырдык.

Айрат Ильясов: «Килмә димә» дигән җырыбызны да аңлап бетермим. Ниязның Раяз Фасыйховка яздырылган «Шомыртлар» җырын да аңламыйм, ул минем стильдә түгел. Аны тыңлап була, әмма җырлап булмый, ә җырлап булмый торган җырлар миңа авыр кабул ителә.

Нияз Вәлиев: Алай да, бу җыр – Раязның иң популяр җырларының берсе.

«2005 елда хит ясау җиңелрәк иде»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бераз ностальгия ясап алачакбыз»

Быел Казанда сольный концерт куясыз, тамашачыны нәрсә белән шаккатырачаксыз?

Айрат Ильясов: Концерт ике «блок»тан торачак. Мин Айваз Садыйров белән күптәннән эшлим, ул сценарист буларак күбесен аңлый. Бергә киңәшләштек тә, уртак фикергә килдек. Концертны ике чорга бүлдек һәм элеккеге «Эссе» чоры җырчыларын чакырдык. Бераз ностальгия ясап алачакбыз.

Нияз Вәлиев: Айратның юморы көчле бит. Концертта стендаплар да булачак.

Нинди җырчылар булачак?

Нияз Вәлиев: Альбина Әхмәтова, Шәкүр, Ландыш Нигмәтҗанова, Илдар Әхмәтов, Бэку һәм Венера Ганиева булачак.

Билетлар сатылмас дип курыкмадыгызмы?

Айрат Ильясов: Курыктык, хәзер дә куркабыз әле. Билетлар сату өстендә эшлибез, әле вакыт бар.

Тыңлаучыларыгызның яше үзгәрдеме, яшьләр арттымы?

Нияз Вәлиев: Без моны белү өчен концерт оештырабыз да инде. Катнашкан «солянка» концертларында безнең генә тамашачы түгел иде. Концерттан соң аңлаячакбыз.

Социаль челтәрләргә күбрәк безнең җырларны ишетергә өлгергән яки бездән 10 яшькә яшьрәк кешеләр видеолар урнаштыра. Гадәттә, бу 1990-1995 елгы кешеләр инде.

Сезнең кайсыгыз тынычрак?

Айрат Ильясов: Нияз.

Кайсыгыз усалрак?

Нияз Вәлиев: Бу кеше (Айратка күрсәтә) усалрак инде, сез аның күзенә карагыз. Ул усал да түгел, ул – «псих».

Айрат Ильясов: Мине үземнән чыгарырга кайвакыт бер сорау җитә. Бу үзем генә эшләргә яраклашканнан киләдер инде. Бер-беребезне ничә ел белсәк тә, барыбер ияләнергә кирәк.

Өйдә тормыш иптәше белән әллә ничә ел торып та, ул кайвакыт әллә нинди сораулар бирә. Мин «Миңа «тупой» сораулар бирмәгез», – дип куям. Балаларны да шуңа өйрәттем.

Нияз Вәлиев: Айратка артык сорау бирергә ярамый.

Айрат Ильясов: Шунда ук кызам да китәм. Әле күптән түгел мәйданчыкка килдек, анда минем башка уйлар. Сәхнәгә чыгуым, алып баруым турында фикерлим. Нияз килде дә: «Безне ашаталармы икән», – ди.

Аннары ул миңа: «Ник миңа акырасың?» – ди. Шуңа, миңа андый сораулар бирергә кирәкми.

Кайсыгыз таләпчәнрәк?

Нияз Вәлиев: Икебез дә.

Күбрәк соңга калучы кем?

Нияз Вәлиев: Төрле чак була. Мин соңга калмыйм, тик озак җыенам, шуңа алданрак җыена башлыйм. Чыгыш ясагач та, Айрат киемнәрен тиз-тиз җыя, ә миңа аларны таслап җыярга кирәк. Ә болай күпкә соңга калганыбыз юк.

Костюмнарыгыз өчен кем җаваплы?

Айрат Ильясов: Әлегә тектерелгән костюмнар юк, бәлки, киләчәктә шундый кеше табарбыз. Барабыз да, бер үк кием алабыз.

«Концертны ике чорга бүлдек һәм элеккеге «Эссе» чоры җырчыларын чакырдык»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар