Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эссе сукмасын өчен нишләргә? — Табиб киңәшләре

Бу көннәрдә эссе һава торышы саклана. Шул сәбәпле, эссе сугу куркынычы бар. Эссе сукмас өчен нишләргә? Кемнәргә кояшта кызыну аеруча куркыныч? Татарстанның атказанган табибы, Казанның Тынычлык бистәсендәге 3нче поликлиника баш табибы урынбасары Ирек Билалов җавап бирде.

news_top_970_100
Эссе сукмасын өчен нишләргә? — Табиб киңәшләре
Владимир Васильев

Эссе сукканын ничек аңларга?

Кеше ешрак сулый башлый, күз аллары караңгылана, баш авырта, аңы чуала, борыннан кан китүе дә бар. Эссе суккан кешегә һава җитми, су эчәсе килә, укшыта, йөрәк тибеше арта, тән температурасы 39,5 градустан югарырак күтәрелергә мөмкин.

Эссе суккан кешегә ничек ярдәм итәргә?

Аны күләгәле, салкынча урынга күчерергә, аркасына яткырырга, аяк очын бераз күтәреп куярга кирәк. Киемнәрен, каешын бераз бушатырга, тәнне салкын су белән дымландырылган чүпрәк белән сөртергә. Юеш чүпрәкне маңгайга да кую зарур. Салкын эчемлек эчертергә.

Булышмаса?..

Беренче ярдәм күрсәткәндә, кешенең хәле 5 минут эчендә яхшырмаса, яки аңын югалтса, аны яны белән яткырырга һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга кирәк. Монда баш миенә кан саву куркынычы бар. Шуңа да профессиналь ярдәм таләп ителә.

Кемнәргә кояш астында кызыну аеруча куркыныч?

Бу чорда йөкле хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга, йөрәк, кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә бигрәк тә сак булырга кирәк.

Эссе бәрмәсен өчен нишләргә?

Һава торышына карап, өскә сулый торган, җиңел, иркен кием кияргә. Туры кояш нурлары башка зыян китерә ала. Шуңа күрә баш киемсез йөрергә ярамый. Күбрәк су эчәргә кирәк. Ләкин газлы сулар түгел, алар, киресенчә, тәнне тирләтә. Спиртлы эчемлекләр, артык кара чәй эчү дә киңәш ителми.

Майлы ризыктан да тыелып торырга кирәк. Көндезге 12-16 сәгатьләрдә урамга чыкмау хәерлерәк. Чөнки бу — кояшның иң актив вакыты. Урамга чыкканда да күләгәле урыннарда, агач, биналар ышыгында йөрергә кирәк. Физик күнегүләрне дә чикләп тору кулайрак.

Төрле авырулары булган кешеләр үзләре белән дару йөртергә тиеш.

Озак кызыну куркынычмы?

Көннәр җылыткач, халык су буена тартыла башлый. Кешеләр кызынам дип, сәгатьләр буе кояш астында ята. Моның файдасы түгел, зыяны күбрәк. Бик уйлап, белеп эшләргә кирәк. Кояш астында озак тору тәнне пешерә ала. Аннан соң ул җир авыртачак, температура күтәреләчәк. Эндокрин системасы, яисә бавырлары авырткан кешеләргә кызыну бөтенләй киңәш ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100