Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эссе көндә хайваннарны машинада бикләп калдырган өчен нинди җаваплылык яный?

news_top_970_100

Эсседә йорт хайванын машинада калдырган өчен штраф һәм хәтта төрмә яный. Бу хакта «Прайм» агентлыгына юрист Анастасия Билялова сөйләгән.

Аның сүзләренчә, җаваплылык йорт хайванының ни хәлдә булуына бәйле. Әгәр дә хайван зыян күрмәгән, һәм бу гамәл йорт хайваннарын тоту таләпләрен үтәмәү дип саналса, кисәтү яисә 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф белән котылырга мөмкин.

Әгәр дә йорт хайваны, үлмәгән булса да, аңа карата рәхимсез мөгамәлә фактлары булса, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин (Административ хокук бозулар кодексы 8.52 нче маддәсенең 2 нче өлеше).

Әгәр эсседә машинада калдырылган хайван үлсә, җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин. Бу – 80 мең сумга кадәр штраф яки башка чаралар, шул исәптән 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.

Әгәр дә сез эсседә хайванның тәрәзәләре ябык машинада бикләнгән булуын һәм якын-тирәдә хуҗасы булмавын күрсәгез, хокук бозуны фотога һәм видеога төшерергә һәм полиция чакыртырга кирәк.

«Һәр очракны адекват бәяләргә кирәк. Әгәр этне машинада япсалар да, тәрәзәләре бераз ачык, ә хуҗа якындагы палаткага туңдырма алырга гына киткән икән, монда бернинди рәхимсез мөгамәлә турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әгәр дә хайван эссе кояш астында тулысынча ябык машинада эре сәүдә-күңел ачу комплексы парковкасында тора икән, кичекмәстән эш итәргә кирәк», – дип аңлаткан белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100