Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эссе көнне ишегалдындагы машина эченә кереп качкан ике кыз бала үлгән

Урамда уйнап йөри торган кызларын таба алмагач, әни кеше полициягә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Эссе көнне ишегалдындагы машина эченә кереп качкан ике кыз бала үлгән
https://pixabay.com

Ростов өлкәсенең Каменский районында ишегалдында тора торган машина эчендә ике кыз бала һәлак булган. Алар эсседә кызган салон эченә кереп качкан булган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, шимбә көнне 2017 һәм 2019 елда туган ике кыз бала ишегалдында уйнап йөри. Аннары алар якында тора торган машина эченә кереп утыра. Әни кеше балаларын эзләп тапмагач, полиция чакыра. Соңрак сабыйларны автомобиль эчендә табалар, алар икесе дә үлгән.

«Якынча версия буенча, балалар югары атмосфера температурасы тәэсирендә үлгән», — дип аңлатканнар ведомствода. 

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.  Тикшерү экспертизалары билгеләнгән. Прокуратура да тикшерү эшләре башлаган.

Ростов-на-Дону.Онлайн хәбәр иткәнчә, фаҗига Глубокое авылында була. Мәрхүмә кызларга өч яшь һәм бер яшь тә сигез ай. Апалы-сеңелле кызлар ишегалдында качышлы уйный. Алар ачык калган машина эченә кереп качалар һәм чыга алмыйлар. Кызларны 8 яшьлек абыйлары эзләргә тиеш була. Ул таба алмый һәм өйгә кереп китә.

Сабыйларның анасы бу вакытта өйдә эшләр эшләр йөри.

«Комсомольская правда» өч ел элек биредә үк балалар эсседә һәлак булган очракны искә төшерә. Каменский районындагы бакчачылык ширкәтләренең берсендә 23 июньдә, шимбә көнне, өч яшьлек һәм яшь ярымлык ике кыз бала машина эчендә эсселектән үлә. 

Ул чакта балаларның анасы имтихан бирергә киткән. Нәни балаларны 13 яшьлек олы кыз карап торырга тиеш булган. Олы кыз йокыга киткән, ә нәниләре әтиләренең машинасына кереп утырган. Әти белән әни кеше өйгә кайтканда сабыйлар эсседә тора торган машина эчендә һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100