«Эссе җәйге көннәргә дип саклыйм» – каен суының сихәте дә, зыяны да бар
1 литр каен суы – 100 сум. Каен суын җыеп сатучылар да бар. Кемнәрдер язгы, шифалы эчемлекне төрле ысуллар белән җәйгә кадәр саклый, ә кемнәрдер хәзер үк файдасын күреп калырга ашыга. Агачларга зыян китермичә генә эш итеп, язын файдалы матдәләр туплап калу ысуллары турында әңгәмәдәшләребез «Интертат»ка сөйләде.
Үз гомерендә каен суы татып карамаган кеше юктыр. Ул төрле микроэлементларга, витаминнарга бай. Халык медицинасында организмны гомуми ныгыту, сидек кудырту чарасы буларак та кулланыла. Экзема, биттә таплар булганда да каен суының файдасы тия, дип санала. Бит тиресенең хәлен яхшырту максатларыннан, кайбер косметологлар каен суы белән юынырга да тәкъдим итәләр.
Каен суын җыю, аны саклау турында әлеге эшне бик күп еллар башкаручы кешеләр белән сөйләштек. Нурлат районында яшәүче Резидә Фәсахова гаиләсе каен суын инде күптәннән куллана.
Каен суын эчү безгә әтидән күчеп калды. Элек, без кечкенә вакытта, әти эшкә барганда каен суын җыярга куеп калдыра иде дә, кайтканда безгә «куян күчтәнәче» дип алып кайта иде. Яз көне һәр ел саен шулай итте. Аннары без үзебезнең балалар белән йөри башладык, хәзер инде оныкларны да ияртәбез. Каен суын эчәбез, туңдырабыз да, банкаларга да ябабыз. Гаиләбез белән яратып эчәбез. Каен суын агач яфрак яра башлаганчы, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк. Гадәттә, каен суын көннәр җылыта, карлар эри башлагач җыя башларга ярый: март ахырыннан апрель ахырына кадәр, 1 ай чамасы диярлек. Каен суын җыю вакыты язның ничек килүенә, төбәккә карап та билгеләнә. Аның төгәл көннәре юк, һава торышына карарга кирәк, – дип бүлеште ул.
Резидә ханым каен суын кышкылыкка да җыеп, эшкәртеп куя.
Кышка да саклыйм дисәгез, аны көнендә үк эшләргә кирәк. Каен суын кайнатып чыгарганчы утта җылытырга. 3 л каен суы хисабына 150 грамм шикәр комы, ярты бал кашыгы лимон кислотасы салына. Аннары аны банкаларга бүлеп, аңа тагын 2-3 телем әфлисун кушып, банкаларны ябып куябыз. Ул кибетләрдә алына торган лимонадларга караганда күпкә файдалырак та, тәмле дә була. Пластик шешәләргә тутырып туңдырып куярга да ярый. Алай файдасы күбрәк тә саклана.
Каенны балта белән чабарга ярамый. Ул яраны томалап бетереп булмый һәм аңардан су агып ятачак. Каенны шөреп боргыч белән тишеп, шуңа көпшә тыгып, аска шешә, савыт куеп калдырабыз. Яшь каеннарга тимибез, аның суы да аз була, аннары алар имгәнәләр дә. Суны зуррак каеннардан җыярга тырышабыз. Каен суын көндез җыябыз, чөнки кичкә таба, төнлә суыта, суы да әз ага башлый. Бер каеннан күп су алырга ярамый, зыян килмәслек булсын. Көпшәне алганнан соң, ул урынга суы агып ятмасын дип, агач бөке куеп әйбәтләп томалап калдырабыз. Бу – агач корымасын өчен эшләнә, – дип аңлатты ул.
«Үзебезгә җыйдык та, хәзер сатам да»
Социаль челтәрләрдә каен суы сату турындагы белдерүне күргәч, шалтыратып карарга булдым. 1 литр каен суы – 100 сум. Телефонны 13 яшьлек Искәндәр алды. Актанышта гомер итүче Басировлар гаиләсе дә каен суы ярата икән. Егет узган елны дәү әтисенә ияреп каен суы җыйган булса, быел үзе генә дә эшли.
Каен суын җыярга дип, иртән үзем куеп калдырам да, кич әти белән барып алабыз. Башкалар ниндирәк каенга куйганнарын карыйм да, үзем дә шундый агачларга куям. Аны казык я шөреп боргыч белән тишсәң дә була. Агачка зыян килмәсен өчен, сак булырга һәм соңыннан тишеген томаларга да кирәк. Суы аксын өчен марля, көпшә куеп калдырам. Каен суын үзебезгә җыйдык, хәзер сатам да. Алучылар бераз бар. Күбрәк үзебезнең район кешеләре ала, бер шәһәр кешесе дә килеп алып китте.
«Матаем» бар минем. Аңа төрле әйберләр кирәк, акчамны шуңа тотачакмын, – ди яшь эшмәкәр.
Искәндәрнең әнисе Рәзинә ханым да сүзгә кушылды:
Узган елларны дәү әтисенә ияреп йөрде. Быел әтисе квадрацикл алып биргәч, шлемнар, башка кирәк-ярак алырга дип, бездән акча сорамыйча, улым үзе шулай эшләп акча җыя башлады. Каен суы сату идеясе быел гына туды әле, беренче тәҗрибәсе, – диде ул.
Тукай районы Калмия авылында яшәүче Энҗе Галиәхмәтова каен суын ел да кышлыкка әзерләп куя.
Каен суын ел да бик яратып эчәбез. Ул тәмле генә түгел, әле файдалы да. Каен суын җыярга урман буйларына барабыз. Аны җыярга 5 литрлы савытларга куябыз, туганнар белән дә бүлешәбез. Кыш көннәрендә эчәргә дип, банкаларга да ябам мин. Аңа әфлисун, лимон телемнәре я карлыган яфрагы да салам.
Без каен суын җыяр өчен юанрак агачларны сайлыйбыз. Агачның кәүсәсен бик яраламас өчен, әз генә тишек тишеп, улак сыман әйбер эләбез. Төрле агачлар бар, кайберсеннән су бик аз була, кайсысыннан күбрәк. Ике көндә 5 литрлы савыт тула, – дип сөйләде ул.
«Зыяны да булырга мөмкин»
Арча районы Алан авылыннан Рәсим Низамиев исә, каен суын чамалап эчәргә кирәк, дип саный.
Каен суын күптәннән кулланам мин. Әле менә бүген генә куйдым су җыярга, быел әзрәк соңга калдым, гадәттә, иртә яздан эшли идем инде. Каен суы организмны, бөерләрне чистарта, шлакларны куа. Иртән бер чынаяк эчеп куйсаң, бик әйбәт инде. Әлбәттә, аны бөтен авырулардан да шифалы, шаккатмалы файдалы әйбер дип әйтеп булмый. Минемчә, чамасын белеп кулланырга кирәк, ярамаган кешегә зыяны да булырга мөмкин.
Көн җылы вакытта каен суы күп чыга, ләкин бер агачтан гына күп итеп алырга ярамый. Мин бер агачтан 5-8 литр җыям. Полосадагы каеннарга да куям, урмандагы агачлардан да су җыйган бар. Каен суы тәме белән дә аерыла: кайберсенеке бик баллы була, икенчесенеке уртачарак. Хәтта бер үк каенның да төрле җиреннән төрле су агарга мөмкин. Каен агачы буена килгәч, аның ботаклары кайсы якка таба үсүен карарга кирәк. Менә шул яктан тишсәң, суы аннан күбрәк була. Каен суын аның тамырыннан да алганны күргән бар. Дөрес, аны эшләве бик кыен.
Эссе җәйге көннәрдә эчәргә дип, каен суын туңдырып та куям. Быел менә өлгереп булса, консервация дә ясап карарга исәп бар әле, – диде ул.
Гөлия шәһәрдә торса да, авылга кайткач, каен суын җыймый калмыйлар.
Каен суы – организм өчен бик файдалы эчемлекләрнең берсе, чөнки аның составында углеводлар, аскорбин кислотасы бар. Шуңа күрә без һәр елны, яз җитүгә, ташулар аккач, каен суын җыя башлыйбыз. Иң элек агачларны әйбәтләп карыйбыз, юанрак агачларга куябыз, яшь агачлардан алмыйбыз, чөнки яшьләре суы бетеп, корырга мөмкин. Гадәттә, аны медицинада кулланыла торган «система» белән, астына банка куеп калдыралар. Каен суын җыеп алганнан соң, тишеген томаларга да онытмаска кирәк, югыйсә агач корырга мөмкин, – дип сөйләде.
300 мл каен суында булган матдәләр:
Углеводлар – 3 г;
Майлар – 0 г;
Аксымнар – 0 г;
Шикәр – 3 г;
Марганец – 3 мг;
Магний – 399 мг;
Кальций – 21 мг;
Цинк – 0,3 мг.Актив матдәләрнең күләме һәм составы каенның төреннән, кайда үсүеннән һәм суның кайчан җыелуыннан тора. Мәсәлән, сезон ахырында җыелган каен суында матдәләр күбрәк була икән.
Кемнәргә ярамый?
«Инвитро-Приволжье» табибы, эндокринолог Арсений Русанов «Комсомольская правда» басмасына каен суының үзлекләре турында сөйләгән:
Каен суы – табигый һәм файдалы продукт. Аның составына сахароза, глюкоза һәм фруктоза, органик кислоталар, А, С һәм В төркеме витаминнары, флавоноидлар, ялкынсынуга, аллергиягә каршы тору үзлегенә ия феноллы кушылмалар керә. Көненә 1-2 чәй кашыгы күләмендә 6 айлык балаларга да бирергә мөмкин.
Каен суын аның компонентларына аллергия булган кешеләргә куллану тыела. Аны түбәндәге авырулары булган кешеләргә эчәргә ярамый:
- Бөер авырулары. Каен суы составында мочевина бар, ул әлеге авыруы булган кешеләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
- Гастрит. Каен суын куллану ашказанының лайлалы тышчасының ялкынсынуына китерә ала.
- Гипертония авыруы.
- Шикәр диабеты. Каен суында табигый шикәр бар. Ә авыру кешеләрнең рационында аның күләме уртача булырга тиеш (көненә 200 млдан артмаска тиеш), – ди белгеч.
Каен суын нинди авырулар вакытында кулланырга ярый
Фитотерапиядә каен суы матдәләр алмашын яхшырту өчен иң яхшы табигый чараларның берсе булып санала. Каен суын системалы рәвештә куллану тонусны күтәрә. Көненә бер стакан каен суы эчсәң, үзеңне көчлерәк, яхшырак хис итә башлыйсың, йокымсырау, төшенкелек, арыганлык бетәчәк.
Каен суын эчү тире проблемалары – экзема, тимрәү авыруы, фурункулез булганда да эчәргә киңәш ителә. Ангина вакытында каен суы белән тамак чайкарга була. Шулай ук каен суы инфекцион авырулар вакытында хәлне җиңеләйтә.
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе сайтында халык медицинасы рецептлары тәкъдим ителә:
Каен суы белән анемияне дәвалау. Витаминнарга бай каен суында тимер һәм табигый шикәр дә бар, шуңа күрә ул гемоглобин түбән булганда киңәш ителә. Каен суын бертигез күләмдә алма, кишер яки чөгендер соклары белән кушып эчәргә була. Ашарга 15 минут кала көнгә 3 тапкыр, 50 мл.
Әгәр дә чәчләрегез коела икән, каен суы ярдәм итәчәк. Каен суы, аракы һәм әрекмән тамыры кайнатмасын бергә кушып баш тиресенә сөртергә кирәк. Баш кавыклаган очракта, чәчләрне каен суы белән юу да булыша.
Шешенә торган кешеләргә дә язгы эчемлек ярдәмгә килә. Көненә 2 тапкыр 1/2 стакан каен согы эчәргә киңәш итәләр. Сок организмнан артык сыеклыкны чыгара торган йомшак чара буларак эш итә.
Каен согының ялкынсынуга каршы тәэсире аны артрит, артроз, подагра, ревматизм, аякларның варикоз авыруы, җәрәхәтләр вакытында яхшы чара буларак карарга мөмкинлек бирә. Бу очракта 50 мл сокны чиста килеш яки су белән 2:1 нисбәтендә көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәргә кирәк. Йоклар алдыннан бер стакан җылы сөт эчкәндә, мондый терапиянең йогынтысы көчәя.
Шулай да каен суының дару түгел, ә табигать бүләк иткән яхшы ярдәм чарасы гына булуын онытмаска кирәк.
Каен суын җыю кагыйдәләре
Каен суын экологик чиста урыннардан алырга кирәк. РФ табигый ресурслар министрлыгының 494нче боерыгы нигезендә, каен суын агач кәүсәсенең диаметры кешенең күкрәк тирәсендәге биеклектә 20 сантиметрдан юанрак каеннардан гына җыярга ярый. Яшь агачлардан су җыю тыела. Каен суын җыю өчен башка кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк:
- Каенда тишек ясауның иң яхшы ысулы: бораулау, кадак та кулланырга була.
- Тишек җирдән 40-50 см югары ясалырга тиеш.
- Аның диаметры 1 сантиметрдан артмасын, ә тирәнлеге 2-3 сантиметр булу шарт.
- Балта кулланырга ярамый.
- Бер агачтан 2-3 литр су алырга ярый.
- Суны җыеп алганнан соң, тишекне балчык, ботак белән томалап куярга кирәк. Суы агып калырга тиеш түгел.
Дөрес саклау
Каен суын кайнатканда ул үзенең күпчелек файдалы матдәләрен югалта. Кайнатмаган килеш аны суыткычта 0+5 градус температурасында 3-4 көн сакларга була. Озак вакытка саклау өчен каен суын боз катыра торган савыт яисә пакетка салып, туңдыргычта катырып куярга мөмкин. Бу очракта яраклылык вакыты 12 ай.